«Нурәхмәт Мөхәммәтҗанның «Ишкәкче җыры» хәтергә сеңеп калган»

Габдулла абый Рәхимкулов, Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Риф абый Сафиуллин кебек шәхесләрне миңа 10 яшьлек  бала вакытта ук күрергә насыйп булды. Кайберләре безнең авылга икешәр тапкыр килде. Шул күренекле җырчылар арасыннан безнең күңелдә аеруча тирән эз калдырган берәү турында иркенләбрәк сөйлисем килә.

Сүзем – Нурәхмәт Мөхәммәтҗан турында. Аның моңлы, ягымлы, шифалы тавышлы җырчы булуын безнең  Нижгар өлкәсе татарлары, дөресрәге олырак яшьтәге якташлар 1983 нче елларда ук белде. Ул чакларда Сергач районы, Шубино авылына Казан артистлары еш килә иде.

83нең җәе иде ул. Авылга отпускыга кайткан чагым. Һәр көн иртән, мәдәният йорты ачылу белән, мин шунда йөрергә гадәтләндем. Бер килүемдә, афишага күзем төште. «Җырлый Нурәхмәт Мөхәммәтҗан», – диелгән. Ул чакта бу исем миңа берни дә сөйләми иде әле. Шул мәлне колагыма бик моңлы тавыш ишетелде: сәхнәдә кичке концертка әзерләнәләр икән. Шунда ук аңладым: концерт шәп булачак, чөнки залны өч озын буйлы егет һәм бер чибәркәйнең тавышы тутырган иде.

Ялгышмадым. Залда утырыр урын юк иде. Аларны басып тыңлау да зур бәхет булды минем өчен. Өч сәгатькә сузылган тамашаны карарга килгән һәркем бу яшь җырчыларны бик ошатты. Билгеле, ул елларда кем килсә дә, авыл халкы, сөенеп, зур хөрмәт белән каршы алды. Бу артистларны әле бүген дә истән чыгармыйлар.

Әйткәнемчә, араларыннан берәү бик аерылып тора иде. Нурәхмәт Мөхәммәтҗан зыялы кыяфәте, моңлы тавышы белән җәлеп итте. Аеруча аның башкаруында «Ишкәкче җыры» хәтергә сеңеп калган. Концерт тәмамлангач та, чәй янында бик күп җырлаттык без аны. Берәү дә ашыкмады – җырлый-җырлый таң аттырдык. Ул вакытта бу яшь студент артистларны да, безне дә киләчәктә ни көтәсен берәү дә уйламады.

Нурәхмәт атлы җырчының тавышы күңелдән чыкмагач, аның җырларыннан тупланган аудиокассета таптым. Шуны тыңлап, ләззәт ала идем. Соңыннан аның тормышы, уңышлары белән кызыксындым. Һәр уңышына үземнекедәй сөенә идем. Лаеклы бит! Димәк, дөреслек бар бу дөньяда.

Кызганыч, бу талантлы егет белән аралашырга туры килмәде. Алай булгач, ни өчен алындың бу хатка, дисездер? Җырчының иҗат җимешен кулланырга гына димәгән, аңа рәхмәтле булырга, аңа хөрмәт күрсәтергә кирәк. Бу язмага шушы дөреслек хакына алындым.

Йомгаклап, Нурәхмәт Мөхәммәтҗан турында шуны әйтер идем: йолдыз атылгач, эзе кала.  Нурәхмәт-йолдызның бер нуры – Җиргә, татар халкыбызга, икенчесе Җәннәткә таба юнәлгәндер. Рухы шат булса иде.

Максут Мөхәммәтшин, югары категорияле врач-педиатр, Мәскәү

 

 

 


«Нурәхмәт Мөхәммәтҗанның «Ишкәкче җыры» хәтергә сеңеп калган»” язмасына фикерләр

  1. Мухамметшин Максут Мясумович , с.Шубино, Сергачский район, Нижегородская область.:

    После данной моей статьи о Нурахмете Мухаммеджане, я продолжал общаться с его односельчанкой и поклонницей его таланта Нуршида ханум Шакировой.
    Мою статью на русском языке в «Одноклассниках» одобрили и другие родственники Нурахмета Мухаммеджана.
    Чтобы сохранить память и быть ему благодарным, я всё же решил еще написать небольшую статью и в газете «Ватаным Татарстан».
    Мои благодарности главному редактору и всем тем, кто помог дойти моей статьи до страниц данной газеты.

Фикер өстәү