Татарстан белән Тунис арасында сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгытырга җыеналар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак бән Сәлам белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тунис – Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә Татарстан белән Тунис арасында сәүдә мөнәсәбәтләре дәрәҗәсе югары түгел — 5 млн долларга якын. «Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Монда безнең уртак эшебезне көчәйтергә кирәк», — ди ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия һәм Тунис җитәкчелеге төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. «Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер», — диде ТР Президенты. Ул Татарстан белән Тунис арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын югары бәяләде.

Республика нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, автомобиль шиннарын, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазларын, авыл хуҗалыгы товарларын экспорт белән тәэмин итүне киңәйтергә әзер. Татарстан, үз чиратында, Тунистан җиләк-җимеш, диңгез продуктлары, җиңел сәнәгать товарлары һәм башка юнәлешләрдәге продукцияләрне каршы алу белән кызыксына.

Ул Быел Казанда Россия-Тунис хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге каралуын әйтте, дөньядагы эпидемиологик хәл яхшырганнан соң, бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга тәкъдим итте.

Тарак бен Сәлам Татарстан җитәкчелегенә Туниска күрсәткән игътибары һәм хезмәттәшлек белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Илче сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне үстерүдә тулы ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү