Югары уку йортлары студентлары февраль башына кадәр дистанцион укуга күчә

Икенче семестр тәмамланганчы, ягъни 2021 елның 6 февраленә кадәр, Россия вузлары студентлары читтән торып укыячак, диелә Россия мәгариф һәм фән министрлыгының кичә имзаланган карарында.

Мәскәү һәм Санкт-Петербург студентлары һич кичекмәстән читтән торып укуга күчүе турында әйтелә әлеге документта.

Ә регионнар вузларына дистанцион укуны оештыру җирле Роспотребнадзор белән килешеп хәл итү киңәш ителә.

Әлеге документта өйдә укуга күчү югары медицина белеме бирүче уку йортларына кагылмавы хакында искәртелә.


Фикер өстәү