Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов: «Тимер ярчык әле дә тәнемдә йөри»

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов турында «ВТ»да басылган соңгы мәкаләне сезнең хозурга тәкъдипм итәбез. Ул 94 яшендә бакыйлыкка күчте. 

Борис Кузнецов – бүгенгә кадәр Татарстан гына түгел, Идел буе округында да исән-сау гомер итүче бердәнбер Советлар Союзы Герое. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, ике мәртәбә Бөек Ватан сугышы ордены, 26 медаль белән бүләкләнгән.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән өч мәртәбә очрашканым бар иде. Дөресрәге, төрле тантаналар вакытында читтән карап-тыңлап торырга туры килде. Үзе белән күзгә-күз карап бик сөйләшеп утырасы килә иде дә, җай чыкмады. Быел 95 яшен тутырырга җыенучы (Ходай саулык бирсен) Борис Кирилловичның һәр көне, һәр сәгате алдан ук бүленеп куелган булып чыкты. Ниһаять, гыйнвар ахырында күрешеп сөйләшеп алырга мөмкинлек туды, анысы да Лаеш районы хакимияте аша. Борис Кириллович Лаешта авыл йортында яши.

Башкалардан аерылып тормаган җыйнак кына бер катлы йорт ул. Капкасында монда Герой яшәве турында такта беркетелмәгән булса, кеше игътибар да итмәс иде, ягъни йорт бер дә “герой кыяфәтле” түгел.

Борис Кириллович бусагада каршы алды. Әмма хатыны Әлфия ханым безгә ни өчендер шикләнеп карап торды. Ягъни без – кем, монда кем җибәрде? Баштарак аңа үпкәләгән дә идем. Әмма Әлфия ханым: “Беләсезме, безгә кеше бик күп килә. Борис Кириллович сугышны искә алып сөйләгәндә, барысын да яңадан күңеле аша үткәрә һәм, кеше киткәч, бераз авырып, кәефсезләнеп ала. Шуңа күрә сөйләшүне бик озакка сузмагыз инде”, – диде. Борис Кириллович исә: “Альфиюша, не беспокойся, все нормально”, – дип аны тынычландыра башлады. “Альфиюша” дип эндәшүләрен генә кара әле, әйтерсең лә егет белән кыз сөйләшә. Шөкер, Героебыз нык күренә әле. Кул кысуларына хәтле “егетләрский”. Аны шулай карап, тәрбияләп торган өчен Әлфия ханымга зур рәхмәт.

Борис Кузнецовның сугышчан юлы турында озаклап сөйләргә җыенмыйбыз. Аның кайларда сугышканы, нинди батырлыклар күрсәткәне турында күп яздылар. Шәхсән мине 15 яшьлек егетнең ни өчен ут эченә ыргылуы кызыксындырды. Сугыш башлануга фронтка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка әллә ничә тапкыр барган ул, әмма, башың яшь әле, дип һаман кире бора торганнар. Бу хәтле патриотизм хисләре каян килгән яшүсмергә? Аның җавабы гади генә иде. “Безнең буын сугыш турында, солдатларның батырлыгы турында кинолар карап үсте. Мәсәлән, яшьтәшләрем арасында “Чапаев” фильмын кат-кат карамаган малай булмагандыр. Без агачтан пулеметлар, винтовкалар, кылычлар ясап, сугыш-сугыш уйный идек”, – диде.

Малай чакта сугыш уен кебек тоелган үсмерне 1942 елда, 16 яше тулгач, хәрәкәттәге армиягә алалар. Күрәсең, озын гәүдәле, авырлыгы 98 килограммга җиткән егетне хәрби комиссариатта армия өчен кирәк дип тапканнардыр. Бит әле сугышның беренче елында ук эшче-крестьян Кызыл армиясе зур югалтулар кичерә, фронтка солдат җитми башлый.

Иң элек аны сугыш серләренә өйрәтер өчен Гороховец лагерена җибәрәләр. Ул чакларны Борис Кириллович елмаеп искә ала: “Ышанасызмы, юкмы, нибары ике атна эчендә бездән солдат ясадылар. Аннан соң эшелоннарга төяп, алгы сызыкка озаттылар”, – ди. Дары исен әнә шулай бик яшьли исни Борис Кириллович.

Без сөйләшеп утырганда Әлфия ханым безнең янга бер килә, бер китә, “туктагыз” дигән ишарәләр ясый.

Ә мин сак кына ни өчен Герой исеме бирелүе турында сорыйм. Борис Кириллович хатынының ишарәләрен күрә, әмма: “Ладно уж, Альфиюша, ведь люди специально из Казани приехали”, – дип сөйләвен дәвам итә. 1943 елның 22 октябрендә армия командованиесенең алгы сызыктагы күзәтү пунктына солдатлар арасыннан иң гаярь егетләрне җыялар. Алар арасында элемтә отделениесе командиры, сержант Боря да була. Үсмер егет ул чакта “Боря” гына булып йөри. Шул 17 егеткә Днепрны йөзеп чыгып,  безнең гаскәрләр елганы кичкәндә, дошманны тоткарлап тору бурычы куела. 4 егет каршы якка чыгып җитә алмый, снайпер пулясыннан һәлак була. Үзем бу юлларны язам, үзем шушы берничә егет ике тәүлек буе сан ягыннан бик күпкә артык дошманга каршы ничек сугыша алды икән дип гаҗәпләнәм. Алар хәтта кул сугышына кадәр барып җитәләр. Немецлар чигенергә мәҗбүр була. Хәлнең һаман мөшкелләнә баруын күреп Боря артиллеристлардан үз өсләренә ут яудыруын сорый. “Шулчак җир белән күк тоташкандай булды”, – ди Борис Кириллович. Ул ике иптәше белән генә кала. Немецлар бераз чигенгәч, караса, ерак түгел немец орудиесе тора. Бөтен җире төзек, хәтта снарядлары да шактый.

Егетләр орудиене дошманга каршы боралар да ут ачалар. Бишме, алтымы танкны яндыралар, дистәләгән фашистны юк итәләр. Кинәт лафет янында гына  дошман снаряды шартлый һәм Боря аңын югалта. Бер атна узгач кына кыр госпиталендә һушына килә ул. Шул вакыт аның янына фронт командующие урынбасары килә дә: “Боря, сиңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турында приказ чыкты”, – ди. Бу вакытта егеткә нибары 17 яшь була. “Герой” дигән сүз башына да барып җитми әле. “Нинди герой инде мин”, – дип сөйләнә.

Егетнең балачактан ук спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүе аны үлемнән саклап калгандыр да әле. Баш сөягендә, йөрәге янында снаряд ярчыклары бүгенгә хәтле саклана. Бурденко институты табиблары сугыштан соң аны тикшерәләр һәм ярчыкларны организм үзе уратып алган, кагылмыйк без аларга, диләр. Ә аркасындагы ярчыкларны, тәнгә бик тирән кадалмаганлыктан, организм үзе этеп чыгара. “Кайберләрен үзем чокып алдым”, – дип көлә Борис Кириллович.

Аның сугыш юллары озын-озакка сузыла. Ул хезмәт иткән 254 нче дивизияне “прорывная” дивизия дип атыйлар. Чөнки ул сугышның иң хәлиткеч бәрелешләрендә катнаша. Ленинград боҗрасын өзү, Воронежны азат итүдә катнашулары турында көннәр буе сөйли ала Героебыз. Җиңү көнен Берлинда каршылый ул. 1945 елда аны контрразведкага алалар. Өченче Рейх эшчәнлеген бик җентекләп өйрәнә Борис Кириллович. Гитлер, Гиммлер, Геббельс имзалаган бик күп яшерен документлар үтә аның кулыннан. Әлеге документларны җыеп-барлап Мәскәүгә җибәрәләр һәм алар Нюренберг процессында кире какмаслык дәлил була.

Сугыш тәмамлангач та туган шәһәре – Казанга кайтып җитә алмый әле Борис Кириллович. Көнбатыш Украинада төрле бандаларга каршы сугышып йөри, сугыш җимергән Запорожье өлкәсен торгызуда катнаша. “Беләсезме, илдә халык хуҗалыгын 7 ел эчендә аякка бастыра алдык”, – ди. Үзен катыштырып сөйләве тикмәгә түгел, Татарстанга кайткач та сугыш җимерүләрен торгызуда, төрле шәһәрләрдә җитештерү предприятиеләре, социаль объектлар төзүдә катнаша ул. 1966 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле пенсиягә чыкса да, бүгенгә хәтле өйдә тик ятканы юк. Кайчак, заманында нинди кешеләр булган, дип шаккатам.

Геройлык турында сүз чыккач, Борис Кириллович алар нәселендә тагын бер герой барын искә төшерде әле. Әбисе Екатерина Федоровна 10 бала: 5 ул, 5 кыз үстереп Герой ана исеменә лаек булган һәм аңа дәүләт бүләген Михаил Калинин үзе тапшырган. Ә биш улының бишесе дә сугышка китеп, дүртесе яу кырында ятып калган. Бишенчесе, исән-сау кайтса да, сугыш яраларыннан үлгән. Ә инде кабат үзенә килгәндә, 17 яшендә дәүләтнең иң зур бүләгенә лаек булган тагын берәр кеше бар микән? Мин Леня Голиков кебек партизан малайларны түгел, хәрәкәттәге армиядә хезмәт иткәннәрне күз алдында тотам.

Сөйләшү ахырында без яңадан Ватанга тугрылык тәрбияләү мәсьәләсенә әйләнеп кайттык. “Алла сакласын, сугыш чыга калса, бүгенге яшьләр арасында үзләре теләп үлемгә атлаучылар табылыр микән?” – дидем. Борис Кириллович бер мизгел генә дәшми торды да аннан соң телевизорга төртеп күрсәтте: “Без башка заманда яшәдек, бүген менә бу “кара тартма” яшьләрне тәрбияләүдә тискәре роль уйный”, – дип куйды. Әмма шундук сүзне икенчегә борды: “Шуңа да карамастан, яшьләр әйбәт безнең. Бүген дә күпме геройларыбыз бар. Батырлыкка бару рухы бездә беркайчан да бетмәячәк. Мин армиягә чакырылучылар, югары уку йортларында хәрби кафедраларда укучылар белән еш очрашам һәм нинди солдатлар тәрбияләнүен үз күзләрем белән күрәм”, – дип куйды. Һәрнәрсәгә өмет күзе белән караучы мондый шәхесләр һәр заманның “чирләре”н дәвалый алыр кебек. Шулкадәр дәрәҗәдә оптимист Борис Кириллович, хәтта: “Менә күрерсез, ике елдан Россия дөнья йөзендә иң көчле дәүләткә әйләнәчәк”, – ди. Мин исә: “Сезнең белән бергә күрергә язсын!” – дидем. Җавап урынына киң итеп елмайды Герой һәм егетләрчә каты итеп кулымны кысты.

Без өйдән чыкканда, капка төбендә тагын бер машина тора иде. Борис Кузнецовны музейга, яшьләр белән очрашуга алып китәргә килгәннәр, диделәр.

Риман Гыйлемханов

 

 

 


Фикер өстәү