Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 59 очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 59 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше авыруны читтә йоктырган, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ун кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше), 50-60 (14 кеше) һәм 60-70 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казан шәһәрендә (40 очрак) ачыкланган. Башка муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Яшел Үзән районы (3 очрак) алдынгылардан.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 мең 44 очрагы теркәлгән, 7 мең 979 кеше (шуларның 46сы – узган тәүлектә) терелгән.


Фикер өстәү