Күпфункцияле үзәкләрдә ел ахырына 28 хезмәт электронлаша

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә халыкка 254 төрле хезмәт күрсәтелә. Яңалары барлыкка киләчәк. Республикада шундый 59 үзәк эшли. Киләсе елда Казанның Чехов урамында тагын берәү ачылачак. Республикада әлеге үзәкләргә көн саен 15 мең чамасы кеше йөри.

– Пандемия вакытында үзәкләрнең халык өчен кирәкле икәненә тагын бер кат инандык. Ябылып торган вакыт шуны күрсәтте. Бала үстерүче гаиләләргә ярдәм күрсәтелә башлагач, үзәкләрне ачарга кирәк булды. Башта бары язылып килүчеләрне генә кабул иттек. Аннары исә, язылганнарның 30 проценты килмәвен ачыкладык. Язылмыйча да килә тордылар. Аларны кабул итә башладык. 15 июньнән исә без, саклык чаралары кулланып, гадәти режимга кайттык, – дип сөйләде Татарстанның күпфункцияле үзәге (МФЦ) директоры Ленара Мозафарова Хөкүмәт йортында узган очрашуда.

Исегезгә төшерәбез: балаларга акча бирелә башлагач, барлык документларны интернет аша тапшырып булса да, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын раслатмаучылар да бар. 35 мең әни күпфункцияле үзәкләргә үзләре килгән. 1 сентябрьдән 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр бурычлары булган кешеләр дә, банкротлыкка чыгаруны сорап, МФЦларга мөрәҗәгать итә ала. Мондый мөмкинлектән файдаланып калырга теләүчеләр аз түгел. 417 кеше гариза тапшырган, тагын 1512сенә киңәшләр биргәннәр. Әмма бары 10 кеше генә барлык шартларга туры килә дип табылган һәм алар Банкротлык буенча федераль реестрга кертелгән. Сүз уңаеннан, әлеге хезмәт өчен акча алмыйлар. Бушлай дигәннән, күпфункцияле үзәкләр 254 төрле хезмәт күрсәтсә дә, шуның бары 6 өчен генә дәүләт пошлинасы түләнә.

Ленара Мозафарова быел фатир алучыларның, милек теркәүчеләрнең күп булуын искәртеп китте. Сентябрь – октябрь айларында гына да 515 мең кеше милек рәсмиләштергән. Шулай ук пандемия чорында өлкән яшьтәгеләрнең балаларына фатир яздыруы кебек күренешләр дә булган. Никах теркәүчеләр генә күп булмаган. Быел 842 гаилә мөрәҗәгать иткән. Әмма җитәкче әйтүенчә, борчылырга урын юк. Никах теркәүнең үз мәшәкатьләре бар икән. Егет яки кызның теркәлү урыны кайда – шунда гариза бирәләр. Озакламый бу мәсьәлә хәл ителеп, никах теркәве дә популярлашып китәр дип көтәләр. Әмма иң кирәкле һәм рәхмәтле хезмәт булып машина йөртү таныклыгы алыштыру калган.

– Кайбер районнарда таныклык бирү тукталды. Алар башка җиргә барып ала иде. Ә хәзер безнең үзәкләрдән аласы. Без күп кенә машина йөртүчеләрдән рәхмәт ишетәбез. Шулай ук бездә машинаны теркәү дә каралган. Әлегә ул Казанның Җиңү Проспектында урнашкан үзәктә генә башкарылса, озакламый тагын бер җирдә өстәмә офис ачылачак.

Быелның 2 ноябреннән күп функцияле үзәкләргә суд приставлары эшләрен дә йөкләгәннәр. Хәзер алимент түләү буенча бурыч булмау, милеккә арест салынмау турындагы белешмәне бары тик үзәкләр аша алып була. Киләсе елдан биредә эшләүчеләрнең эшләре тагын да артачак.

– Безгә пенсия бүлеге хезмәтләрен дә йөклиләр. Әлегә нинди хезмәтләр күрсәтеләчәген төгәл әйтә алмыйбыз, – ди Ленара Мозафарова. – Безгә килгән кешеләр юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафын да түли ала. Шулай ук салымы хакында белешергә мөмкинлек бар. Моның өчен махсус программа эшли. Салым хакында шул ук минутта белешмә чыга. Аны да бездә түләп китәргә мөмкин.

Түләү дигәннән, Татарстанның цифрлаштыру министрының беренче урынбасары Илья Начвин сүзләренә караганда, күпфункцияле үзәкләрдә халык өчен барлык уңайлыклар тудырыла.

– Пандемия вакытында без һәр тәрәзә каршында түләү мөмкинлеге тудырдык. Хәзер менә кайбер хезмәтләрне тизләтеп эшләү хакында уйланабыз. Ел ахырына кадәр 28 хезмәт электронлаша. Әлегә алар – пилот проект кына. Барып чыкса, озак вакыт әзерләнә торган документларны тиз арада ясатып булачак, – ди ул.

САН

Күпфункцияле үзәкләрдә 2015 елда – 68, 2020 елда 254 хезмәт күрсәтелә. 2019 елда күпфункцияле үзәк дәүләт казнасына 580 миллион сум акча китерсә, 2020 елның шушы аена бу сумма – 400 миллион.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү