Министрларны кичүдә алыштыралар

Соңгы көннәрдә Мәскәүдә федераль хөкүмәттә алышынулар бара. Юк, бу хөкүмәт кризисы түгел, Президент матбугат сәркатибе Песков сүзләре белән әйтсәк, гадәти ротация генә. Мишустин хөкүмәте бик ашыгыч оештырылган иде бит. Белгечләр әйтүенчә, аны үткән язда ук үзгәртеп корып бетерәсе булганнар, пандемия комачаулаган.

Эштән китүче министрларның барысы да – Медведев кабинеты вәкилләре. Сәхнә артында, Мишустин үзенең йогынтысын көчәйтә, үз кешеләрен билгели, дигән сүзләр дә йөри. Шунысы кызык: хөкүмәттәге үзгәрешләр ачык мәгълүмат кырына чыкканчы ук, «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенә мәгълүм иде инде. Кремль серләрен таратучы «Телеграмм каналлар»ның берсе бу хакта алдан хәбәр иткән, кемнәрнең китәсен, кемнәрнең киләсен «саткан» иде. Эштән китүче кайбер министрларның эшчәнлегеннән югарыдагылар канәгать түгел. Моны аларның кая билгеләнүләреннән чамалап була. Дмитрий Кобылкинның, әйтик, җитешсезлеген көнкүреш чүпләрен эшкәртүне тиешенчә оештыра алмауда күрәләр. Россияне чүп баса бит, котылу юлы әлегә күренми. Бик эрудицияле, көчле шәхес кирәк бу урынга. Табигать ресурслары һәм экология министры урынын билисең икән, энә өстендә утырган кебек яшәргә туры киләчәк. Кобылкин урынына тәкъдим ителгән шәхеснең сәхнә арты характеристикасы бар газета хәбәрчесе кулында, әмма аны рәсми мәгълүмат итеп биреп булмый.

Транспорт министры Евгений Дитрих эшчәнлегенә дә зур дәгъвалар бар Кремльдә. Шуңа күрә аның Белгородка эшкә китүен җаваплылык азрак булган урынга билгеләнү дип бәялиләр. Ә менә Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Якушев һәм Энергетика министры Новак әфәнделәр яхшы эшләүчеләр буларак бәяләнә. Соңгысының унынчы вице-премьер буларак күтәрелүе үзе үк рейтингының югары булуын сөйли.

Якушев урынына төзелеш министры булып килергә җыенучы Ирек Фәйзуллинны рәсми даирәләрдә дә, сәхнә арты көчләре дә югары бәялиләр. Гомумән, Татарстанда чыныгу алган лидерлар Мәскәүдә оппозиция тарафыннан да, хакимият вәкилләре тарафыннан да гадәттә уңай бәя ала. Фәйзуллинның министр портфеленә ия булырга җыенуына мәгълүмат кыры зур игътибар бирде һәм уңай реакция белдерде.

Яңа министрларны билгеләү төзәтмәләр кертелгән Конституция нигезендә яңача башкарылачак. Кандидатуралар Дәүләт Думасында тикшереләчәк һәм расланачак. Хәер, депутатлар өч тапкыр кире какса да, президент аларны үз указы белән министр итеп билгели ала. Думада вазгыять мондыйрак: коммунистлар тавыш бирүдән тыела, «Бердәм Россия» барлык кандидатларны да яклый, ЛДПР ике кандидатка тавыш бирүдән тыела, калганнарын яклый.

Газета хәбәрчесе кулында якындагы көннәрдә Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев үз вазыйфасыннан китә дигән рәсми булмаган мәгълүмат та бар. Дөресме-юкмы икәнен вакыт күрсәтер.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: v-pravda.ru

 


Фикер өстәү