Тукранбаш Европа илләренә озатылган

Быел Татарстан, беренче тапкыр буларак, республикада үстерелгән терлек азыгы культураларын Европа илләренә озаткан. «Кереме – 75 мең доллар чамасы – әлбәттә, зур түгел.

Әмма шунысы мөһим: моңа кадәр республиканың терлек азыгын чит илләргә чыгару белән бөтенләй шөгыльләнгәне булмады», – дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Быел республика азык культураларын экспортлаучы субъектлар исемлегенә кереп, 15 нче урынга чыккан. Сигез ай эчендә – гыйнвардан августка кадәр барлыгы 210 тонна терлек азыгы чит илләргә җибәрелгән. Татарстанда үстерелгән культураларны иң күп сатып алучылар  – Латвия һәм Нидерланд. Республикадан бу илләргә люцерна, тукранбаш (клевер), терлек азыгы  кәбестәсе, люпин һәм башка төрле культуралар җибәрелгән. Шулай ук Польша, Германия, Италия дә  аларны сатып алган. Республика үзе кимендә ел ярымлык терлек азыгы запасы белән тәэмин ителгән.


Фикер өстәү