Татарстанда «ышанычсыз» түрәләр саны арткан

Быел җирле үзидарә органнарында коррупция буенча 172 закон бозу очрагы ачыкланган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр азрак бу.  Әлеге мәгълүматны Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов җиткерде. Шул ук вакытта җаваплылыкка тартылучылар саны арткан. Быел андыйлар – 150 кеше, былтыр 127 булган. 

Ел башыннан республикада ике түрә, ышанычны югалту сәбәпле, эшеннән азат ителгән. Соңгы мисал – Әлки районы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе. 2018 елдан бирле мондый «ышанычсызлар» саны ике дистәдән артып киткән инде. Алар ришвәт алуда, милекләрен яшерүдә фаш ителгән.

Быел Әлки, Балтач, Югары Ослан, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре закон бозу очракларына аеруча еш юл куйган. Салават Рәхимов әйтүенчә, бу башлыча керемнәре һәм милке турында дөрес мәгълүматлар тапшырмауга, шулай ук ришвәткә бәйле. Коррупциягә каршы комиссия, әйтик, Әтнә районында барлык 12 авыл җирлеге башлыгының керемнәре турында мәгълүматларда төгәлсезлекләр тапкан. Берсе, әйтик, Казанда 3,5 миллион сумга фатир сатып алган, әмма декларациядә бу акчаның үзенә каян килүен күрсәтергә «оныткан». Икенче бер авыл җирлеге башлыгы акча счетларын дөрес күрсәтмәгән, шулай ук сатып алынган мөлкәтенең бер өлешенең хәләл көче белән табылганлыгын раслардай мәгълүматлар китермәгән. Өченчесе керемнәр турында декларация битләрендә кул куймаган, гәрчә һәркайсы аерым-аерым имзаланырга тиеш булса да. Монысы, бер караганда, әллә ни зур хилафлык та эшләмәгән кебек, әмма закон төгәллекне таләп итә икән, рәхим итеп, аны үтә инде син.

 

 

 


Фикер өстәү