Татарстанда тәүлек эчендә 67 кешенең коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 67 кешенең коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Аларның икесе читтән кайткан кешеләрдә ачыкланган, 65е авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле йоккан.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Татарстанда 1 млн 46 мең ПЦР-тест ясалган. Коронавируслы авырулар белән элемтәдә булган 1 339 кеше табиблар күзәтүендә тора.


Фикер өстәү