«Кашык» бәясе 5 сумга арта

Киләсе ел башыннан әти-әниләргә сабыйларын бакчага йөрткән өчен 4 процентка күбрәк түләргә туры киләчәк. Бу хакта матбугат очрашуында республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

– Республика бакчаларында әти-әниләр түләве айга уртача 125 сумга артачак. Бәя күтәрелү мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшчәнлеген тәэмин итүгә, шул исәптән туклануны оештыруга киткән чыгымнарга бәйле, – дип аңлатты республиканың баш педагогы.

Министр бигрәк тә ризык бәяләре артуга басым ясады. Әмма бу башкача ашата башлаячаклар дигән сүз түгел. Министр бакча һәм мәктәпләрдә туклануның яхшы оештырылуын, һәрвакыт контрольдә булуын әйтте.

– Хәзер ашау бәясе көнгә уртача 120 сумны тәшкил итә. Яңа елдан 4 процентка артачак, ягъни көнгә 5 сумга. Шулай итеп, ашау бәясе 125 сум булачак, – диде Татарстан финанс министры урынбасары Оксана Кисапова.

Әти-әниләр түләве төркем төренә, бакчаның эш вакытына һәм сабыйларның яшь үзенчәлегенә бәйле. Шулай итеп, 10,5 сәгатьлек төркемдә өч яшьтән зуррак сабыйларны карау өчен бәя 125 сумга кадәр артачак. Балаларның 88 проценты әнә шундый төркемгә йөри. Димәк, 3252 сум түләргә туры киләчәк. Моңа кадәр әти-әниләр башкачарак түли иде. Май аеннан абонент түләве 3–4 мәртәбә, шулай ук әти-әниләр түли торган акча да кимеде. Мәсәлән, әти-әниләр түләве узган ел башы белән чагыштырганда, 248 сумга кимеп, 3128 сумны, шул исәптән абонент түләве 685 сумны (ел башында ул 2789 сум иде) тәшкил итте. Кыскасы, хәзер балаларның бакчага йөрүенә карап түлисе. Әгәр бала нинди дә булса сәбәпләр аркасында бармаса, әти-әниләр туклану өчен түләмәячәк. Киләсе елда абонент түләве күләме үзгәрми.

Инвалид, ятим балалары булганнар түләүдән азат ителә. Татарстанда күпбалалы гаиләләр бәянең яртысын гына түли. Керемгә карамыйча, беренче балага – 20, икенчегә – 50, өченчегә 70 процент күләмендә компенсация кайтарыла. 2014 елның 1 гыйнварыннан республикада ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация билгеләнде. Ул гаилә кеременә бәйле. Аны бер кешегә табыш 20000 сумнан кимрәк булган барлык гаиләләр алырга хокуклы. Керем азрак булган саен, компенсация дә күбрәк.

Әти-әниләр арасында бәя артканга канәгать булмаучылары да, моңа исе китмәүчеләре дә бар.

– Игезәк балалар тәрбиялибез. Бер караганда, 125 сум күп тә түгел кебек, әмма хезмәт хаклары артмагач, гел риза булып торып та булмый шул. Ике балага кесәдән 250 сум күбрәк чыгарасы була бит әле ул. Бер ипи 30–40 сум торса, гаиләнең бер атналык икмәге була түгелме? Дөрес, безгә ике бала өчен акчаның яртысын гына түлисе. Шулай да бу яңалыкка бер дә сөенмибез, – ди Казанда яшәүче 3 бала атасы Альфред.

Ә менә бер бала тәрбияләүче Ләйсән Гайнетдинова борчылмый.

– Бәя ел саен арта. Елга 125 сум артуга шау-шу күтәрүчеләргә шаккатам мин. Әйберләр кыйммәтләнгәч, бакчага да кагыла инде. Шуңа күрә тиеннәр өчен бер вакытта да вакланганым юк. Балага акчаны кызганганмыйбыз. Теләгән түгәрәкләренә йөртәбез. Ул –  безнең киләчәк. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар, – ди Ләйсән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү