Игорь Комаров Борис Кузнецовның якыннарының кайгысын уртаклашты

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең тол хатыны Әлфия Солтановнага, кызы һәм оныгына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән.

“Хөрмәтле Әлфия Солтановна, Наталья Борисовна, Александр Павлович!
Эчкерсез кайгы уртаклашуымны кабул итегез.

Борис Кирилловичның арабыздан мәңгегә китүе – Россиянең меңнәрчә солдаты һәм офицеры өчен, берничә буын вәкилләре өчен бик зур югалту, диелә телеграммада. – Ирегезнең, әти һәм бабагызның бөтен тормышы – безнең өчен үрнәк.
Борис Кириллович инде 18 яшендә үк Днепрдагы сугышларда гаять зур батырлык күрсәтеп, сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә һәм, ике тапкыр яралануына карамастан, элемтә урнаштыруны, дошманны юкка чыгаруны дәвам итә. Тоткан юлыннан беркайчан чигенмәгән, тормыш сөючән, игелекле, мәрхәмәтле чын кеше иде ул.

Сез – иң якын кешегезне югалттыгыз, ә Россия – үзенең Героен югалтты.
Борис Кирилловичның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр”


Фикер өстәү