Мәчеттә үз-үзеңне тоту КАГЫЙДӘЛӘРЕ

– Мәчеткә уң аяк белән керергә һәм шушы доганы укырга кирәк: «Бисмилләһир-рахманир рахим. Аллаһүммә салли галә Мөхәммәд. Аллаһүммә-фтәх-ли әбүәәбә рахмәтик». Мәгънәсе: «Әлеге эшемне Аллаһы Тәгалә исеме белән башлыйм һәм Аның ризалыгы өчен башкарам. Әй, Раббым, Пәйгамбәребез салләлаһу галәйһи вәсәламгә үзеңнең сәламнәреңне җиткер. Әй, Раббым, Син миңа рәхмәт ишекләреңне ачсаң иде»;

– намазда булмаган, гыйлем эстәмәгән яки зикер әйтмәүче кешеләрне мәчеткә кергәндә сәламләү тиешле;
– утырганчы ике рәкәгать «Тәхиятүл-мәсҗид» намазын (мәчетне сәламләү намазы) уку;
– сату-алу белән шөгыльләнмәү;
– югалган әйберне эзләмәү;
– Аллаһка зикер әйтүдән тыш, тавышыңны күтәреп сөйләшмәү;
– дөнья хәлләрен сөйләүдән тыелу;
– утырган кешеләр өстеннән атлап чыкмау;
– урын өчен талашмау;
– намаз укыганда рәттә басып торучыларны кысрыкламау;
– намаз укучының алдыннан узмау;
– төкерегеңне чәчмәү;
– бармак шартлатып яки шапылдатып утырмау;
– Аллаһы Тәгаләне күбрәк зикер кылу;
– намазны чиста-пакь киемнән уку;
– мәчеткә тәһарәтсез кермәү;
– җомгада имам мөнбәргә күтәрелгәч һәм бергә намаз укый башлагач, сөннәт намазы укырга керешү дөрес түгел;
– сөннәт белән фарыз арасында сөйләшмәү;
– мәчеттә ашау да, йоклау да рөхсәт ителмәү;
– йогышлы чире булганнарга мәчеткә йөрмәү;
– кычкырып сөйләшмәү, тавышланмау;
– мәчеттән чыкканда шушы дога укыла: «Бисмилләһир-рахманир рахим. Аллаһүммә инни әсъәлүкә мин фадлик». Мәгънәсе: «Әй, Раббым, мин Синең фазыйләтеңне, рәхмәтеңне, изгелегеңне, яхшылыгыңны сорыйм».


Фикер өстәү