Филүс Каһиров: «Безгә барысы да килешә дип азынырга ярамый»

Ул халык җырларын башкарса, генетик хәтерне уята,диләр. Опера жанрында эшләсә, әсәргә җылылык кертә, дип бәялиләр. Ул тәҗрибәләрдән курыкмый, төрле жанрларны үзләштерә. Сүзебез – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров турында. Хәер, тамашачы өчен күптән халык артисты инде ул.

– Филүс, син Опера театры артисты һәм филармония җырчысы да. Заманында ике өлкәдә бердәй җиңел эшләгән Хәйдәр Бигичев бар иде… Бу сиңа авырлыктан кала тагын нәрсә бирә?

– Опера жанрында эшләү, филармониядә концертлар белән чыгу – миңа менә шундый тормыш күңелле дә сыман. Әле опера җырлыйсың, әле эстрада, әле халык җырларын барлый башлыйсың. Үземне төрле амплуада күрәсем килә. Кемдер, бу дөрес түгел, бер юнәлештә үсәргә кирәк, дип әйтер. Ләкин миңа иҗади тормышта төрлелек кирәк. Шулай кызык, шулай үсәсең, камилләшәсең. Бу бик авыр, шул ук вакытта рәхәт тә. Әлеге мәсьәләгә дөнья күләмендә карасак, һәр җирдә универсаль артистлар кирәк. Мин шуңа омтылам.

– Бер әңгәмәдә: «Минем туган авылым Башкортстандагы татарлар өчен үзәк булып торган»,дигән идең. Туган авылыңның бай тарихы синең иҗатыңа йогынты ясамый калмагандыр.

– Бүздәк районы, Чакмагыш, Туймазы, Октябрьск, Илешне алсаң, алар – Башкортстандагы татар районнары. Мин шунда тууым белән бәхетле. Чөнки ике халыкның да моңын тыңлап үстем. Татар һәм башкорт халкының сәнгати байлыгы кечкенәдән минем канга сеңде. Бәлки, шуңа җырым моңлырак, аһәңлерәк тоеладыр. Һәркемгә үз авылы якындыр. Миңа үз туган авылым – Килем якын. Аны икегә бүлеп, Идәш дигән елга ага. Бу атамалар үзләре җыр сорап тора кебек тоела миңа. Киләчәктә аңа багышлап берәр шагыйрь, композитор белән сөйләшеп җыр яздырырга исәбем бар. Килем – зур һәм тарихи авыл. Колхозлашу чорында берничә авылның үзәге булып торган. Тарихына килсәк, «Тәфтиләү» җырының авылыма турыдан-туры катнашы бар. Татарлар Тәвкилев фамилиясен шулай бозып әйткәннәр. Башкортларда да «Тәфтиләү» җыры бар. Без дә Тукай шигыренә язылган «Тәфтиләү»не яратып җырлыйбыз. Менә шушы шәхеснең эзләрен саклый Килем туфрагы. Безнең авылда ул сеңлесенә гаҗәеп зур йорт салдырган. Сеңлесе шулай ук атаклы кешегә – Җантуринга кияүгә чыккан. Тәфкилевнең тагын бер туганы шушы авылда мәчет төзеткән. Совет заманында аның  манарасын кискәннәр. Буген аның ике катына да реставрация ясалып, ае кире кайтарылды. Бу мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык.

–  Тарих димәктән, бүген «Алтын Казан» мюзиклының репетицияләре бара. Әлеге әсәрнең үзенчәлеге нидә?

– Әлеге әсәр хәзер күләмле мюзикл дәрәҗәсенә үсеп җитте. Бу – Эльмир Низамовның опера жанрында чыныгуы һәм бик сирәк куелган уникаль әсәре дә. Шәхсән үзем өчен  «Алтын Казан» – бөтенләй икенче юнәлеш. Әйе, репетицияләр бик күп, чөнки монда безнең өчен яңалык шактый. Хәрәкәт буенча да, җырлау буенча да ул бөтен өлкәдән аерылып тора. Әле миңа авыр бирелә, барыбер беренче тапкыр чыгыш ясаган төсле. Ә шулай да бик ошый, бик рәхәт.

– Шушы көннәрдә концертың узды. Ул бик мәгънәле, тирән эчтәлекле булды. Вакытсыз киткән шәхесләргә багышлап, җыр башкардың. Анысы да – узганны барлау. 2020 ел, беренче чиратта, югалтулары белән истә калачакмы?

– Сигез ай концерт куймагач, безгә бу концерт булуы белән дә шатландырды. Октябрьдә Уфада, ноябрьдә Казанда куйдык. Тамашачы бик сагындырган икән. Алар да безне сагынган. Беләсеңме, шәригать кануннары буенча, вакытсыз киткән кешеләр дип әйтергә, гомумән, ярамый. Һәр кешенең бакыйлыкка күчү вакыты язылган икән инде ул. Ләкин безнең өчен олпат шәхесләрнең китүен кабул итү авыр. Шуңа өзгәләнәбез, вакытсыз, бигрәк зур югалту, дибез. 2020 елда бик күп шәхесләребезне югалттык. Мин сәхнәдән дә: «Кайчан тәмамланыр икән бу ел?» – дип  әйттем хәтта. Бәлки, гадәти тормышка кайтуны көткәнгә озак үтәдер ул. Ничек кенә булса да, бу ел барыбызның да күңелендә уелып калачак. Чөнки барыбыз да бик күп авырлыклар аша уздык, үзгәрешләр бөтен өлкәгә дә кагылды.

Үзең коронавирус чиреннән куркасыңмы? Ничек сакланасың?

– Башта курку булды. Чыккан мәлдә кая гына күз салма, бөтен җирдә шушы чир турында мәгълүмат иде һәм ул агрессив рәвештә, берсе өстенә берсе өелеп бирелде. Хәзер инде куркып арыдык бугай. Шулай да, кулны, борынны эшкәртәбез. Үзеңнән бигрәк, якыннарыңны чирләтмәс өчен, бөтен кагыйдәләрен үтисең. Чөнки син бит авыруны таратучы булырга да мөмкинсең.

Эстрада хәлләренә кайтыйк әле. Син аның мәгънәле ягында. Бер караганда, такмак әйтеп яки бугаз ертып кычкырып җырлап, бераз сикергәләп алсаң, тамашачың күбәер иде кебек. Хәзер шундыйлар популяр бит.

– Тамашачыны күбрәк җыям, аңа ошарга тырышам дип түгел, үзем дә, төркемем дә үзебезгә ошаган җырны башкарырга дип, сәхнәгә чыгабыз. Ул төрле стильдә булырга мөмкин. Бу җәһәттән яңа стильдә җырлыйсың, попсага да кергәнсең икән, диләр. Миңа тәҗрибәләр кызык. Яңа төрле алым, яңача эшләү үзеңне яңа яктан ачарга ярдәм итә бит ул. Аннан соң, беркайчан да җырны фонограммага җырламыйм. Үзем өчен, рәхәтлек алыр өчен җырлыйм. Концертка килгән кеше белә: без төрле стильдә эшлибез. Анда халык җырлары да, эстрада да, классика да бар. Бу үзебезгә кызыклы, кемгәдер ошар өчен түгел. Минем тамашачы да төрле. Кайсы халык җырларын тыңларга, кайсы ретро, кайсы классика, кемдер яңа җырлар тыңларга килә. Ярарга тырышу – үз йөзеңне югалту түгелме икән әле ул?..

Җырчы өчен чикләүләр булырга тиешме?

– Безгә барысы да килешә дип азынырга ярамый. Артист тамашачыга, халыкка өлге булырга тиеш, аңардан үрнәк алырга тиешләр. Шуңа күрә үзеңне барыбер ниндидер кысаларда тотарга, әдәпне онытмаска, үзеңнең матур сыйфатларыңны халыкка күбрәк күрсәтергә, ихлас булырга кирәк. Социаль челтәрләрдә дә чикне узарга ярамый. Чөнки җырчы – ияртеп баручы, иярүче түгел.

Илһам Шакиров, заманында, җырның мәгънәсен тоеп җырларга киңәш иткән иде, дидең. Мәгънәсен тоеп җырлаучылар бармы әле бездә?

– Мәгънәсен аңламыйча җырлаган җыр тамашачының күңеленә үтеп керә алмый. Аның нигезе булмый. Җырның башында өч кеше тора: шагыйрь, композитор һәм җырчы. Җырчы шагыйрь салган фикерне дә, композитор хис-кичерешләрен дә җиткерә алырга тиеш. Аңарда өчләтә җаваплылык. Җырга мин беркайчан да җиңел карый алмадым. Аны тирәнтен аңлап, тоеп, җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Халык җырларында, бер караганда, гап-гади сүзләр. Әмма аларга яшерен мәгънә, сер салынган. Әйе, шул мәгънәне тоймыйча, «турыдан» җырлаучылар да бар. Кайвакыт үзең дә шулай, әллә күпме җырлаганан соң гына, менә бит аның мәгънәсе шунда ята икән, дип гаҗәпләнергә мөмкинсең. Җаваплылык тоеп, җырны аңлап башкаручылар барыбер күбрәк.

Иң зур теләгең нинди?

– Ходай саулыкның иң зур байлык икәнен бик яхшы аңлатты. Шуңа күрә күрешкәндә дә, саубуллашканда да, сәламәт булыйк дип әйтәбез. Барыбыз да сәламәт булыйк, тормышыбыз да акрынлап элеккеге эзенә кайтсын иде инде.

Блиц сораулар

Соңгы укыган китабың?

– Әзһәр Шакировның «Язмыш» китабы.

– Иң рәхәт ял кайда?

– Иң рәхәт ял – өйдә.

Кешеләрдә иң яратмаган сыйфат нинди?

– Саранлык.

Халыкта иң дефицит сыйфат?

– Игътибар. Минем үземә дә җитеп бетми ул.

Сиңа иң якын булган җыр?

– Кайсына алынам – барысы да якын җырга әйләнә.

 

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Филүс Каһиров: «Безгә барысы да килешә дип азынырга ярамый»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү