Азык-төлеккә бәя артуның сәбәбе нидә?

Татарстанда соңгы ике ай эчендә азык-төлек бәяләренең кискен артуы күзәтелә. Халык аеруча көнбагыш мае, шикәр, карабодай ярмасына бәяләрнең кинәт күтәрелүеннән зарлана. Сәбәп нидә? Белгечләр моны нәрсә белән аңлата һәм дәүләт тарафыннан нинди чаралар күрелә? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Айлап түгел, көнләп арта

Бәяләргә бераз күзәтү ясау максатыннан, без «Пятерочка», «Бәхетле» һәм «Эдельвейс» кибетләренә кереп чыктык. Иң элек халык арасында иң популяр булган кибетләрнең берсе – «Пятерочка»га сугылдык. Биредә «Золотоя семечка» дип исемләнгән көнбагыш мае – 99,99 сум, шикәрнең бер килограммы – 48,99 сум, биш килосы – 240,99 сум, «Макфа» онының 2 килограммы – 47,99, батон 39 сум тора.

– Кибеттә иң күп алына торган товарлар – шикәр, көнбагыш мае һәм исерткеч эчемлекләр. Соңгы айларда нәкъ менә шул продуктларга бәя артты да инде. Мәсәлән, шикәрнең 5 килограммы – 20 сумга, бер килосы 15 сумга артты. Моңа кадәр көнбагыш маен «кызыл бәя»дән 51 сумга алып булса, хәзер ул 71 сумга кадәр күтәрелде. Шулай ук карабодайга да бәя артты. Иң гади ярманың бер килограммы 67,49 сум тора. «Алтайская сказка» дип аталганы – 108, 99 сум. Соңгы вакытта халык күпләп товар ала, дип әйтеп булмый. Киресенчә, кибеткә йөрүчеләр бермә-бер кимеде, – диде әлеге кибеттә эшләүче менеджер.

«Бәхетле» кибетендә исә карабодайның 900 граммы – 79,90 сум, шикәрнең бер килограммы – 46,90 сум, көнбагыш мае 109,90 сум булуын күрдек. «Эдельвейс» кибетләр челтәрендә карабодайның 800 граммы – 69,90 сум, көнбагыш мае – 104,02 сум, «Макфа» онының 2 килограммы 89,50 сум тора.

Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының безгә тәкъдим иткән рәсми җавапларыннан аңлашылганча, алар соңгы ике айда шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрнең сизелерлек артуын билгели. Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларына караганда, бер килограмм шикәрнең уртача бәясе 43,57 сумны тәшкил итә. Узган ел 27,65 сум (!) иде. Бүген көнбагыш маеның бер литрының уртача бәясе 102,26 сум. Узган ел ул 90,50 сум тора иде. Шулай итеп белгечләр бер ай эчендә шикәрнең – 22 процентка, ә узган елның октябре белән чагыштырганда, бөтенләй 1,5 тапкыр артуын әйтә.

Алда телгә алган продуктлардан тыш, кайбер төр яшелчәләргә дә бәя артты. Мәсәлән, бәрәңге – 6,5 процентка, суган 5,1 процентка кыйммәтләнгән. Сәүдә министрлыгы аларның бәяләре арту сәбәбен сезонлы ихтыяҗ күтәрелү белән бәйләп аңлата.

Ә менә ит һәм сөт ризыкларына бәяләр алай ук чәчләр үрә торырлык артмаган. Мәсәлән, тавык итенең бәясе узган айныкы тирәсендә тирбәлә. Сыер ите дә, узган елның октябре белән чагыштырганда, 5 процентка гына арткан. Дуңгыз ите хәтта 7 процентка арзанайган да. Ләкин белгечләр, азык культураларының бәяләре арту сәбәпле, итләр дә кыйммәтләнергә мөмкин, дигән фикер әйтте. Бәяләрнең төшүе товарларның җиләк-җимеш, яшелчә категориясендә дә күзәтелә. Мәсәлән, кәбестә – 5,4, кишер – 5,6, алма  4,35 процентка кимегән. Шулай ук министрлык дөгегә (1,6 процент) һәм онга (1,2 процент) да бәяләр төшүен җиткерә.

Шулай итеп, белгечләр октябрьдә кулланучылар кәрзиненә керә торган 43 продуктның 19ына бәя артуны әйтә.

Сәбәп нидә?

Белгечләр бәя артуның төрле сәбәпләрен күрсәтә. Моңа сумның йомшаруы да, уңыш җыеп алу күләме дә, үзизоляция вакытында халыкның товарларны күпләп алуы да йогынты ясаган. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре «ВТ» хәбәрчесенә аңлатуларынча, әзер продукциягә бәя арту беренче чиратта әлеге ризык әзерләнә торган чималның кыйммәтләнүенә бәйле. Он, көнбагыш мае, карабодай, шикәр чөгендере, ашлык, шулай ук энергия, ягулык-майлау материаллары кыйммәтләнә. Болардан тыш, министрлык товар бәяләре артуга сумның йомшаруы да йогынты ясый, ди.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да шикәр һәм көнбагыш маена бәя артуда нәкъ менә шул сәбәпче, ди.

– Әлеге продуктлар биржа товарлары булып санала. Шуңа күрә аларның бәяләренә валюта курсы үзгәреше йогынты ясый. Хәзерге вакытта доллар курсы, шулай ук сезонлы ихтыяҗ арту сәбәпле, складта калган товарларга бәяләр күтәрелү күзәтелә, – диелә министрлыкның рәсми җавабында.

Әлки районы эшмәкәре Дамир Шәйхетдинова фикеренчә, бәяләр кискен күтәрелүгә уңыш күләме һәм ихтыяҗ арту йогынты ясады.

– Көнбагыш мае, шикәр, карабодай һәм башка шундый товарларга бәя артуны Россиядә җыеп алынган уңышның аз булуына бәйләп аңлатырга кирәк. Уңышның Татарстанда яхшы булуы гына әллә ни зур йогынты ясамый шул. Алтайда, мәсәлән, июнь, июль, август айларында яңгырлар бөтенләй булмады. Көнбагыш, рапс та шулай ук. Уңыш бар, ләкин җитми. Барлык эшкәртүчеләр эшләргә тиешленең яртысын гына башкардылар. Нәтиҗәдә, карабодайның  һәм көнбагышның бәясе дә кыйммәт, күләме дә аз, – диде ул.

Эшмәкәр, мартта халыкның продукцияне күпләп алып куюы да яхшы булмады, ди. Ихтыяҗ арткач, арадашчылар да, эшкәртүчеләр дә бәяне күтәрә:

– Күпләр чималны складларга тутырды да язны көтә хәзер. Бодай белән дә шулай ук. Бездә аның уңышы да, бәясе дә яхшы булды. Хуҗалыклар беразын сатты да калганын складларга саклауга тутырып куйды. Язын бәя арткач, ул аны сата башлаячак.

Россия Фәннәр академиясенең В.М. Горбатов исемендәге федераль фәнни үзәгенең матбугат үзәге җитәкчесе Дмитрий Гордеев: «Киләчәктә бәяләрдәге үзгәрешләргә халыкның кыйммәтле продуктлардан арзанракларына күчүе һәм сәүдә челтәрләрендәге ташламалар (промоакцияләр) да йогынты ясавы дәвам итәчәк. Боларның барысы да халыкның сатып алу мөмкинлеге кимүгә бәйле. Азык-төлек товарларының бәяләре алга таба да артачак», – дигән фикерен җиткергән.

Нәрсә эшләнә?

Иң әһәмиятле, көн дә кирәкле товарларга бәя арту халыкның кесәсенә дә, кәефенә суга шул. Дәүләт тарафыннан нинди дә булса чаралар күреләме соң?

– Кайбер сәбәпләр аркасында барлык продуктларга (кайбер яшелчә һәм ярмалардан тыш) бәя тотрыклы рәвештә 2–3 процентка кыйммәтләнә. Әмма бу үсеш ел саен күзәтелә, – ди Сәүдә министрлыгы белгечләре.

Агымдагы елның мартында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр үсешен контрольдә тоту буенча эшче төркем оештырылды. Аның составына Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, муниципалитетлар керде. Алар беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләрен мониторинглау һәм үстерү мәсьәләсе буенча эш алып бара, шул исәптән республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендә, шулай ук барлык муниципаль берәмлекләрдә «У дома» кибетләрендә бәяләр мониторингына анализ ясый.

– Бүген без бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау һәм аларны тотрыклыландыру буенча уртак эшне дәвам иттерәбез, – диделәр сәүдә министрлыгында.

Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы министрлыгы социаль төрдәге ипи бәяләрен тотрыклы саклар һәм кискен арттырмас өчен, республиканың ипи пешерүче оешмаларына дәүләт ярдәмен бирә. Шулай ук ярминкәләр дә уздыра. Аларда тәкъдим ителә торган ризыкларның бәяләре кибетләрдәгегә караганда арзанрак.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

Белгеч сүзе

Икътисади фәннәр докторы, КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох:

– Беренчедән, бәяләр арту – сезонлы күренеш. Җәен һәрвакыт ниндидер төр продукция арзанрак була. Кышка сөт продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, йомырка һәрвакыт кыйммәтләнә. Ягъни бу – табигый цикллы күренеш. Икенчедән, хәзер кайбер төр культура уңышын җыю, аларны эшкәртү вакыты. Бәяләргә уңыш нәтиҗәсе йогынты ясамый калмый. Өченчедән, кайбер төр продуктларга бәя халыкара базарга бәйле куела. Мәсәлән, әгәр анда бодай кыйммәтләнсә, аңа эчке базарда да бәя арта. Чөнки аны экспортка җибәрү отышлырак була башлый. Ә эчке базарда азрак кала. Моннан тыш, сум йомшару да йогынты ясый. Шуңа күрә менә шундый хәл килеп чыга да инде.       

 

Татарстанстат республиканың кулланучылар базарына атна саен күзәтү ясый. Кайбер төр продуктларга уртача бәяне (сумнарда) тәкъдим итәбез. 

7 сентябрь 

  • Сыер ите (сөяксез иттән башка), кг  – 341,76 сум
  • Тавык ите (аякларыннан тыш), кг – 124,37 сум
  • Атланмай, кг – 484, 13
  • 2,5–3,2 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөт, литр – 45,68
  • 2,5–3,2 процент майлылыктагы стерильләштерелгән сөт, литр – 67,82
  • Йомырка, (ун данә) – 49,32
  • Шикәр комы, кг – 35, 14
  • Кара чәй, кг – 792,79
  • Бодай оны, кг – 34,95
  • Арыш, арыш-бодай ипие, кг – 46,09
  • 1 һәм 2 нче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч ризыклары, кг – 51,47
  • Дөге, кг – 64,
  • Тавык ите, кг – 124,30
  • Ак май, кг – 484,22
  • 2,5–3,2 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөт, литр – 46,15
  • 2,5–3,2 процент майлылыктагы стерильләштерелгән сөт, литр – 68,43
  • Йомырка, (ун данә) – 53,78
  • Шикәр комы, кг – 45,47
  • Кара чәй, кг – 799,84
  • Бодай оны, кг – 34,35
  • Арыш, арыш-бодай ипие, кг – 47,91
  • 1 һәм 2 нче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч ризыклары, кг – 53,53
  • Дөге, кг – 62,73
  • Карабодай ярмасы, кг – 75,06
  • Токмач, кг – 53,40
  • Бәрәңге, кг – 20,40
  • Суган, кг – 21, 49

 


Фикер өстәү