Алимент вакыты озайтыла аламы?

Кызым Казандагы бер көллиятнең түләүле бүлегендә укый. Уку тәмамланганчы алимент вакытын озайтып була дип ишеткән идем. Моның өчен нәрсә эшләргә? Кызыма киләсе елда 18 яшь тула.

Гөлнара Равилова. Чаллы

Гөлназ Миньязова, «Болгар» радиосының «Нокта» тапшыруы алып баручысы, юрист:
– Балигъ булган балаларга алимент инвалид бала булган очракта гына түләнә. Башка очракларда 18 яшьтән соң алимент түләтү туктатыла. Шулай да, әгәр гаилә кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, Гаилә кодексына нигезләнеп, әтисеннән алимент түләүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә була. Әмма балага 18 яшь тулгач, алимент мәҗбүри була алмый, бу очракта әлеге эш тәкъдим буларак кына карала. Ә инде бала инвалид икән, аңа да 18 яше тулгач, алимент килү туктала, яңадан судка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.


Фикер өстәү