Зарипов «Ак Барс» белән ике еллык контрактка кул куйды

«Ак Барс» хоккейчысы Данис Зариповның улы 17 яшьлек Артур Зарипов Казан клубы системасында карьерасын дәвам итәчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, уенчы Казан клубы белән 2021/2022 ел сезон ахырына кадәр контрактка кул куйды һәм ул «Ак Барс» системасында уйнаячак.

Быел декабрьдә 18 яше тулачак кече Зарипов узган сезонны Канада халыкара хоккей академиясе (Рокланд, Онтарио Штаты, Канада) командасында үткәрде. Команда Көнчыгыш Онтарио хоккей лигасында уйный.

Артур Зарипов даими чемпионатта 42 матчта 39 очко җыйды (23+16), файдалылык күрсәткече + 38. Шулай ук уенчы плей-оффның дүрт уенында 3 алка ыргытты.

Элегрәк, Канадага киткәнче, Зарипов «Ак Барс» системасында уйнаган иде инде. Хоккейчы шулай ук Мәскәүнең «Динамо» һәм ЦСКА балалар командаларында уйнады.


Фикер өстәү