Dairafest Шәрык сәнгате фестивалендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясаячак

Санкт-Петербургта Dairafest Шәрык сәнгате фестивалендә Сәидә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак. Ул җырчы Денис Кучеров ансамбленә кушылып җырлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итә.

Шәһәрнең Капелла, Таврия бакчасы оранжереясе, Дин тарихы музееның билгеле мәйданчыкларында концерт, лекция, дискуссия узачак. Алар кунакларны Шәрык мәдәнияте белән таныштырачак. Фестивальне «Әл-Макам» коммерциягә булмаган фонд Кунсткамера каршындагы Халыкара ислам тикшеренүләре үзәге белән Петербург Ислам мәдәнияте музее хезмәттәшлектә оештыра.

Dairafest фестиваленең миссиясе — кешеләрне мәдәниятләр диалогына әзерләү, халыкны Көнчыгыш тарихы һәм заманча мәдәният белән таныштыру.

2019 елда Dairafest төрки халыклар турында сөйләде, 2018 елда — Иран мирасы, ә 2017 елда суфыйлар мәдәнияте белән таныштырды. Быел төп тема — «ориентализм» — Европа һәм рус мәдәниятендә Көнчыгыш мотивлары һәм сюжетлары.

Сәхнәгә «Голос Дети» тамашасы йолдызы, татар халык җырларын башкаручы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Башкортстанның атказанган артисты, курайда уйнау остасы Илнур Хәйруллин һәм башкалар чыгачак.

Dairafest фестиваленең барлык вакыйгалары «ВКонтакте» һәм Фейсбук төркемнәрендә трансляцияләнәчәк.


Фикер өстәү