Өйдән чыкмыйча эшләп буламы?

Пенсияне өйгә китереп бирәләр иде, хәзер картага күчерү отышлы, диләр. Аны өйдән чыкмыйча гына эшләп буламы? Мин ялгыз яшим.

Рәшит Хисамов. Яшел Үзән

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте:
– Пенсия алу ысулын үзгәртү бик җиңел. Моның өчен Россия Пенсия фонды яки Дәүләт Хезмәте порталындагы (http://www.gosuslugi.ru/www.gosuslugi.ru) шәхси кабинетта пенсияне китертү ысулын үзгәртү турында гариза калдырырга кирәк.


Фикер өстәү