Дәүләт хезмәтендәге түрә: «Менә мин татарча белмим. Ни өчен миңа өстәмә түләү юк, ә татарларга бар?»

Дәүсовет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бер очрашуда үз эшчәнлекләрендә ике  дәүләт телен дә кулланган хезмәткәрләргә өстәмә түләү  мәсьәләсен кузгаткач, матбугат, интернет сайтлары төрле фикерләр белән чуарланды. Юкса, парламент ике дәүләт телен кулланучыларга өстәмә түләү турында закон да кабул иткән иде, әмма ул эшләп китә алмады. Сәбәбе гади генә: өстәмә түләүгә лаеклыларның исемлеге төзелмәде. Җаваплы иптәшләрне, бәлки, закон проекты тикшерелгәндә үк килеп чыккан тавыш та өркеткәндер, алар бар халыклар дус һәм тату яшәгән Татарстанда милләтара ызгыш килеп чыкмагае дип шикләнгәндер.

Әлбәттә, моңа нигез дә юк түгел, титуллы халык исемен йөрткән республикада татар теленә кагылышлы берәр закон яки хокукый акт кабул ителсә, шунда ук кара тавыш чыгаручылар табыла.

Марат Әхмәтовның сүзләре дә кайберәүләрнең күңелләренә тиде. Дәүләт хезмәтендәге бер танышым: «Менә мин татарча белмим, эшчәнлегемдә Россиядә дәүләт теле саналган рус телен кулланам. Ни өчен миңа өстәмә түләү юк, ә татарларга бар?» – дип үпкә белдереп алды. Аның фикеренчә, бу очракта урыс кардәшләребезнең хокукы бозыла. Әлбәттә, танышым белән сүз көрәштереп азапланасым килмәде, бары тик бер сорау гына бирдем. «Минем хакимияткә үз телемдә мөрәҗәгать итәргә һәм үз телемдә җавап алырга хакым бармы?» – дидем. Ул берни дә әйтә алмый аптырап калды.

Телебез язмышы өчен борчылып күп яздым һәм язам, әмма бер генә милләтне дә беренче, икенче сортка аерганым булмады. Алай гына да түгел, күбрәк үзебезнең нәрсә эшләп җиткерә алмавыбыз, милли хисләрнең күңелләрдә пыскып кына ятуы турында гарьләнеп язарга тырыштым. «Татар теле белән кая барасаң?» – диючеләргә дә, «Татар теле каядыр бару өчен түгел, ә үзеңнең нинди халыктан икәнлегеңне таныту өчен», – дип сүз башыйм да, «Мин кешене нинди телдә сөйләшүенә  карап түгел, ә аның акылына, зирәклегенә, булдыклылыгына, кылган гамәлләренә карап бәялим һәм дус итәм», – дип тәмамлыйм. Безгә кайсыдыр милләтне кимсетеп, сүгеп түгел, ә үзебезнең нинди күркәм сыйфатларга ия икәнебезне раслап, милли горурлык саклап яшәргә кирәклекне кат-кат талкыйм.

Бер язган идем дә бугай, әмма искә төшерүнең зыяны булмас: минем Владимир атлы бер дустым бар, «чи урыс» кешесе ул. Очрашкан саен татарчага күчә, мин аңа хөрмәт йөзеннән урысча сукалыйм. Шулай, ике телне бер итеп дигәндәй, сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз. Беренче очрашуыбызда ук аның татарчага күчүенә гаҗәпләнгән идем. «Каян өйрәндең?» – дип тә сорадым. «Хатыным татар бит, Җәвидә исемле, кешене яратсаң, хөрмәт итсәң, аның телен дә яратасың инде», – диде ул. Татар телен өйрәнүе хатынына гына бәйле түгел. Заманында партия өлкә комитетында эшләгән. «Гел районнарга, авылларга йөрергә туры килде. Ә авыл җирендә в основном татар яши бит инде. Алар белән үз телләрендә сөйләшсәң, шунда ук үз кешегә әйләнәсең», – дигән иде ул. Менә шул урыс егете Татарстанда барырга тиешле дәүләт сәясәтен күптән алып бара икән бит. «Говорите по-русски» дигән сүзләрне гомергә әйтмәгән ул, мондый уй башына да кереп карамаган. Ике телдә сөйләшү аның яшәү рәвешенә әйләнгән. Тел сәясәте бөтен цивилизацияле илләрдә әнә шул рәвешле алып барыла.

Кайбер илләрдә хәтта дүртәр, бишәр тел дәүләт теле санала һәм аларның берсен дә кимсетү, чикләү юк. Алай гына да түгел, академик Индус Таһиров әйтмешли, алга киткән илләрдә телләргә мөнәсәбәт бернинди законнар белән дә көйләнми. «Төрле милләт телләренең кулланылышы, статусы андый илләрдә табигый яшәү рәвешенә әйләнгән», – дигән иде Индус ага.

Күрәсең, цивилизацияле дөньяга аяк басарга безгә бик ерак әле. Әлбәттә, глобальләшү процессында күп кенә халыклар, телләр юкка чыгар, шул ук вакытта кемнең каласын, кемнең бетәсен дә фаразлап булмый. Инде бүгенге җитәкчеләр зур-зур мөнбәрләрдән Россиянең күпмилләтле булуын зур байлык дип атыйлар икән, нигә коткы таратучылар, әлеге байлыкны әрәм-шәрәм итәргә маташучылар табыла соң?

Моны әлеге дә баягы, Сәрби әби таягы дигәндәй, бәгъзе бәндәләрдә «бөекдержавачылык» хисләренең мулдан булып, сәяси зирәклекнең җитеп бетмәвеннәндер дип уйлыйм.

Сүз уңаеннан әйтим әле, Марат Әхмәтовның эштә ике дәүләт телен кулланучыларга өстәмә түләү кертү турындагы фикерен, бу җитәкчегә сәяси зирәклек җитми дип бәяләүчеләр дә булды. Бер татарыбыз урысчалатып: «Я же говорил, что он не политик», – диде. Еще как политик әле, дорогой друг. Кирәкмәс, яки кирәге чыкмас дип саналган әйберне, гадәттә, чыгарып ташлыйлар. Кулланышка кермәсә, ихтыяҗ булмаса, ягъни кирәксезгә әйләнсә, теләсә кайсы телнең яшәүдән туктаячагын белгән зирәк сәясәтче дияр идем мин аны. Без бит ана телебезне башка телләрне кысу хисабына яшәтергә омтылмыйбыз. Ана сөте белән кергән телебезне, көчләп, авыздан тартып алуга каршы без. Шул ук вакытта, баштарак әйткән фикеремне куәтләп: «Телебез язмышы өчен иң әүвәл үзебез җаваплы», – дип тә өстисе килә. Шөкер, «татарча сөйләмә!» дип авызга сугучы юк. Шунысын да әйтим: соңгы вакытта Дәүсовет утырышларында татарча чыгыш ясаган татарлар саны арта башлады һәм моңа берәү дә гаҗәпләнми, берәү дә каш җыермый. Димәк, бу – табигый хәл һәм шулай булырга тиеш тә. Мин әйтеп кенә бактым, калганын үзегез аңлагыз.

Риман Гыйлемханов


3 фикер

Җавап Отменить ответ