«Ак Барс» — «Нефтехимик» уены рәттән өченче тапкыр бер исәп белән тәмамланды

Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән көч сынашты. Матчта 3:2 исәбе белән «Ак Барс» җиңде. «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» каршылыгы рәттән өченче тапкыр 3:2 исәбе белән төгәлләнә. Беренчесендә Түбән Камада «Нефтехимик» җиңгән булса, Казанда узган ике уенда өстенлекне «Ак Барс» алды.

Әлеге матчта «Ак Барс» хоккейчылары бозга яңа форма киеп чыкты. «Ак Барс» командасының официаль сайтында язылганча, әлеге кара төстәге форма эшкәртелгән пластиктан ясалган. Һәр хоккейчының киемендә аның өчен тегелгән форма ничә эшкәртелгән пластик шешәдән ясалган икәне язылган.

16 ноябрь көнне «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Автомобилист» хоккейчыларына каршы уйнаячак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне «Нефтехимик» Мәскәүдә «Динамо» командасы белән көч сынашачак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.


Фикер өстәү