Казанда яңа парк төзи башлыйлар

Яңа елда Казанда Кремль һәм Киров дамбалары арасында «Манзара» паркы төзелә башлаячак. Казансу елгасы буйлап ике сәгатьлек экскурсия барышында архитекторлар шәһәрдә яшәүчеләр белән аның проекты хакында фикер алышты.

Очрашуга егермедән артык кеше килгән иде. Orchestra Design бюросына нигез салучы Екатерина Гольдберг һәм команда архитекторы Камилә Ибраһимова алар өчен булачак парк территориясе буенча экскурсия үткәрде.

Гольдбер сүзләренчә, Казансу елгасы тирәсен үстерү стратегиясе ун елга исәпләнгән. Казансу елгасының иске үзәненнән Зәңгәр күлләргә кадәр 12 елга паркы төзү күздә тотыла.

«Паркларның чикләре формалаштырылганнан соң, Казан паркларының мәйданы биш тапкыр артачак. Бу паркларның барысын да Зәңгәр күлләрдән алып Идел елгасына кадәр гомуми маршрут тоташтырачак. Үзәк өлештә ул боҗралы булачак, алга таба елганың сул ярыннан китәчәк. Әлеге парклар территориясендә 150 километр озынлыгындагы төрле вело- һәм җәяүле маршрутлары барлыкка киләчәк», — диде Екатерина Гольдберг

Ул билгеләп үткәнчә, Казансу елгасын үстерү стратегиясе территорияне тәртипкә китерү генә түгел, ә елганың экосистемасын саклау, шулай ук өлешчә югалган экосистемаларны яңадан торгызуны да күздә тота.

Паркның атамасы («Манзара») — әле төгәл исем түгел. Әмма ул үзгәрмәстер, мөгаен. Проектны Казан һәм Санкт-Петербург архитекторлары әзерли. Әлеге эшкә экологлар һәм тарихчылар да җәлеп ителгән. Проект быелның ахырына әзер булып, шәһәр халкына тәкъдим ителәчәк. Шуннан соң финанслау мәсьәләсе хәл ителәчәк һәм яңа елдан паркның беренче чиратын гамәлгә ашыру эшләре башланып китәчәк.


Фикер өстәү