Бүген Татарстанда COVID-19 инфекциясен йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган. 2 кеше чирне читтән “алып кайткан”, 60ына – авыру кеше белән элемтәдә булу сәбәпле ияргән.
4 сырхау хастаханәгә озатылган, 58е – өйләрендә генә дәвалана.
Чирләүчеләрнең яшь төркемнәре түбәндәгечә:
18 яшькә кадәрге – 2 кеше
18 дән 30 яшькә кадәрге – 8
30дан 50 яшькә кадәрге – 28
50дән 60 яшькә кадәрге – 9
60тан 70 яшькә кадәрге – 10
70тән 80 яшькә кадәрге – 4
80нән 90 яшькә кадәрге – 1
Сырхауларның географиясенә килгәндә, Казанда – 48 кеше, Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Саба районнарында – 1әр, Чүпрәле, Нурлат районнарында – 2шәр кеше, Биектау районында – 3 кеше чир йоктырган.
Гомумән алганда, 16 октябрьгә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 9305 очрагы теркәлгән. Шушы чорда җәмгысе 8174 кеше савыккан, шул исәптән 46сы – үткән тәүлектә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat