Коронавирусның яшерен рәвештә нинди куркыныч авырулар тудыруы билгеле булды

Эндокринология Илкүләм медицина-тикшеренү үзәгенең Диабет институты директоры Марина Шестакова коронавирус инфекциясенең кешегә нинди яшерен куркынычлар белән янарга мөмкин булуы турында сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, беренчедән, инфекция ашказаны асты бизенә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә COVID-19 кичерүчеләрдә шикәр чире килеп чыгу куркынычы арта.

Икенчедән, пандемия чорында физик активлык кимү сәбәпле, күп кенә кешеләрдә юанаю куркынычы барлыкка килә. “Ә инде гәүдә авырлыгы арту, күп ашау, аз хәрәкәтләнү  икенче типтагы диабетка “туры” юл ача”, – дигән ул.

Тик, табиб сүзләренә караганда, артык ябык кеше ковидны җиңелрәк уздырып җибәрә, дигән сүз түгел бу. Аларның закончалыклары бер-берсенә бик охшаш: артык ябыклар да, артык юаннар да коронавирусны нормаль гәүдәле кешеләргә караганда авыррак кичерә икән.

Моннан тыш COVID-19 канда шикәр микъдары нормадан күбрәк булган кешеләрнең организмына җиңелрәк үтеп керә. Ә инде коронавируслы сырхауның стресска бирешүе, шикәр чире белән чирләмәсә дә, канында глюкоза микъдары артуга китерә ди.

 


Фикер өстәү