Киселгән аякны күмәргәме?

Бик зур кайгы кичердек. Каты авырудан соң туганыбызның аягын кисәчәкләрен әйттеләр. Безгә аны күмәргәме?

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Әйе, бу – бик зур кайгы. Аллаһы Тәгалә һәммәбезне дә менә шундый афәтләрдән сакласын. Ә инде сорауга килгәндә, ул әгъзаны күмәргә кирәк. Кеше исән булгач, җеназа намазын укырга кирәкми. Әгәр зиратта туганыгызның кабере бар икән, аның аяк очына күмәргә була. Чөнки ул – безнең тәнебезнең бер өлеше, шуңа күрә аны күмү хәерле. Ампутация йогышлы авыру аркасында башкарылса һәм сезгә аны ябык килеш, әйтик, пакетка салып бирәләр икән, аны ачарга кирәкми. Үзегезне саклагыз һәм саклану чараларын күрегез. Әгәр инде югарыда әйтеп үтелгән сәбәп аркасында сезгә ампутацияләнгән өлешне бирмиләр икән, борчылмагыз. Сезгә аның гөнаһы булмый.


Фото: https://kazanreporter.ru/


Фикер өстәү