Социаль хезмәткәрләргә каты авырулы кешеләргә: йогышлы чирләрдән, психик авырулардан, туберкулездан яки онкологиядән интегүчеләргә булышудан баш тартуга рөхсәт итәчәкләр. Дәүләт Думасы декабрь аенда бу җәһәттән тиешле закон проектына уңай бәяләмә кабул итәргә мөмкин, дип яза “Известия”.
Документ нигезендә, ярдәмгә мохтаҗ теге яки бу кешегә вәкаләтле медицина оешмасы тарафыннан тиешле белешмә бирелгән очракта гына социаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту мөмкин. Авыру кеше социаль хезмәткәрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырмавын раслардай белешмә алганнан соң, социаль хезмәт күрсәтүләр яңартып җибәреләчәк.
Белгечләр фикеренчә, әлеге закон проекты проблеманың бер өлешен генә хәл итәргә мөмкин. Социаль хезмәткәрләрне алыштыручылар булмау сәбәпле, авырулар ярдәмсез калырга мөмкин. “Тәкъдим аңлашыла, әмма авыру кеше ярдәмчесез кала икән, аны кем карар? Россиядә миллионнарча ир-ат һәм хатын-кыз ялгыз яши. Табиб килеп, карады, дәвалады, ди. Ә азык-төлекне аңа кем китерер?” – дип борчылуын белдергән фракция вәкиле, Дәүләт Думасының Төбәкләр сәясәте комитеты башлыгы Николай Харитонов.
Россия Хөкүмәтендә башлангычны хуплаганнар, әмма аны эшләп җиткерергә тәкъдим иткәннәр. Аерым алганда, закон проектында авыруларга социаль хезмәтләр күрсәтүне дәвам итү мөмкинлеге бирердәй белешмә формасын һәм аны бирү тәртибен билгеләрдәй нигезләмәләр юк, диелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat