«Ты супер!» бәйгесендә катнашканнан соң фатирлы булган Данила Новиковның әбисе: «Без игътибардан баш әйләнә торган кешеләр түгел!»

«Ты супер!» бәйгесендә катнашкан Минзәлә егете Данила Новиков хакында, ул ярымфиналга узгач, язып чыккан идек. Бәйге тәмам. Инде менә хәзер янәдән Даниланың әбисе Лилия ханым белән элемтәгә кердек. Ни хәлләрдә яшәп яталар икән?

– Бәйге тормышыбызны бу кадәр үзгәртер дип уйламаган идем. Шаккатмалы хәл булды бу. Данила әллә кайчаннан бирле җырлый бит югыйсә. Моңарчы беркем игътибар итмәде. Үзебезне күрсәтер өчен Мәскәүгә барасы булган икән, – ди ул. – Тапшыруны күзәтеп барсагыз, аңлагансыздыр: Данила тормышта нинди – сәхнәдә шундый. Бер урында тыныч кына басып тора да белми ул. Финалда жюри әгъзаларын тагын да шаккатырды. Ул чыгышларыннан бик канәгать. Бераз арып кына китте. «Добрая  волна» бәйгесендә катнашу өчен җыр яздырасыбыз бар. Шуңа да вакыт җитми.

Данила финалда чыгыш ясар алдыннан: «Минем жюрида утыручыларны ял иттерәсем килә, чыгышымнан рәхәтлек кичерсеннәр әле», – дигән иде. Ярымфиналда исә  ул бер җырны ике кат җырлады. Беренчесен үзе генә, икенчесен  жюрида утыручыларны биетер өчен башкарды. Соңгы чыгышы да искиткеч булды. Әмма Данила да, әбисе кебек үк, бәйгенең моның кадәр уңыш китерәсенә ышанмаган булган.

– Минзәләгә кайтып җиттек. Кайтуга мин авырып китем. Озак ятып булмады, улымны төрле җирләргә чакыра башладылар. Өчәр сәгать  интернет аша туры эфирларда утыра. Бер генә ял иткәне дә юк. Их, әбием, йоклыйсы иде, ди.  Болай да хисле бала иде инде ул. Әле тапшыру тагын да канат куйды, – ди әбисе.

Данила тапшыруга кадәр дә бәйрәмнәрдә, картлар йортында җырлап йөргән. Бервакыт сайлауда ачыгыш ясаган. Өч җыр җырларга дип киткән малай, мавыгып китеп, 17не башкарган. Шунда бер танышлары Лилия ханымга: «Улыгызны килеп алыгыз, тавышсыз кала», – дип шалтыраткан. Хәзер исә аны бәйрәмнәргә дә чакыра башлаганнар. Бу атна ахырында бер туйда җырлаячак икән. Концертларга да чакырулы ул.

Исегезгә төшереп үтик: ярымфиналга чыккан һәр балага НТВ каналы, 18 яше тулганчы  иҗат белән шөгыльләнер өчен, ай саен унар мең сум стипендия түләп торачак. Мәскәүдән кайтуына, район хакимияте башлыгы Данилага ноутбук бүләк иткән. Татарстан Президенты кушуы буенча Минзәләдән бер бүлмәле фатир да биргәннәр үзенә. Шулай ук Даниланың зур хыялы – музыка җиһазлары да тиздән килеп җитәчәк. Монысын Татарстан җитәкчелеге бүләк итә.

–  Мин элек тә улымны төрле чараларда катнаштыра идем. Әбисе буларак бик горурланам, тәрбиямнең бушка китмәвен күрәм. Тик мондый ыгы-зыгыга тиз генә ияләнеп булырмы икән? Элек яшәгән Сыктывкар шәһәреннән дә шалтыраталар. Данила хакында сөйлиселәре, язасылары килә, – ди әбисе. – Әмма без игътибардан баш әйләнә торган кешеләр түгел. Данила үзен тыныч тота, борын чөйми. Җыр – аның яшәү рәвеше. Әнә шулай илһамланып яшәячәк инде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

«Ты – супер!» тапшыруында катнашып, ярымфиналга үткән Данила Новиков турында әбисе: «Яши алмас дигәннәр иде…»

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү