Илдә түрәләр саны кимиячәк

Премьер-министр Михаил Мишустин дәүләт хезмәткәрләрен кыскарту турында игълан иткән. Россия идарә системасын үзгәртеп кору киләсе елның 1 гыйнварыннан башланырга тиеш.

«Идарә системасын оптимальләштерү кирәклеге турында күптәннән сөйлибез. Әмма ул төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән коронавируска бәйле вазгыять аркасында берничә тапкыр кичектерелде. Реформаны бүтән кичектерергә ярамый инде. Дәүләт идарәсе системасын үзгәртеп коруны, Президент кушканча, 1 гыйнвардан башлап, 3 ай эчендә – 1 апрельгә кадәр хәл итәргә кирәк», – дип белдергән Премьер-министр үзенең урынбасарлары белән үткәргән киңәшмәсендә. Аның әйтүенчә, зур түгел, ә җыйнак кына компетентлы белгечләр штатын булдыру һәм һәр башкарма хакимият органының җаваплылык өлкәсен төгәл билгеләү кирәк. Михаил Мишустин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта министрлыклар һәм ведомстволарда вазыйфаларның 20 проценты чамасы вакантлы булып кала. Аның аңлатып үтүенчә, иң элек шушы вазыйфалар кыскартылачак.

Идарә системасын реформалау белән махсус эш төркеме шөгыльләнәчәк. Үзәк аппаратларда штат – 5 процентка, территориаль органнарда 10 процентка кыскартылачак.


Фикер өстәү