Рөстәм Миңнеханов: «Беренчедән, үзебезне саклар идек, икенчедән, сезне дә мактар идек»

Республикада киң җәелгән электрон сәүдә бик вакытлы һәм нәтиҗәле булды. Бу хактагы фикерен Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда әйтте. Президент пандемиядән зыян күргән эшмәкәрләргә нинди ярдәм кирәк булуы белән дә кызыксынды.  

– Безнең күз алдыбызда бизнес җитди үзгәрешләр кичерә. Ул цифрлы мохиткә күчә. Безне яңа идеяләр һәм карарлар чоры көтә. Иманым камил, сату өлкәсендә яңа базарлар белән тәэмин итү республика эшмәкәрләре өчен, чыннан да, ныклы ярдәм булачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләре буенча, республикадагы 3 мең сатучы үз товарларын онлайн тәкъдим итә. Моңа, әлбәттә, Ozon, Wildberries, X5 Retail Group кебек эре маркетплейсларның да Татарстан территориясендә эшләве зур этәргеч ясый. Шул ук вакытта эшмәкәрләр үз бизнесларын онлайн да, офлайн да алып бара ала. Алар бәхетенә, әлегә республикада яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый.

– Язын без чикләүләрнең кече һәм урта бизнеска бик зур зыян салуын күрдек. Кайбер төбәкләр, мәсәлән, Бурятия, чикләүләр кертте. Башка төбәкләр дә аерым төр чикләүләр кертә. Бездә вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Без әлегә чикләүләр планлаштырмыйбыз. Бурычыбыз – бизнесның эшләвен тәэмин итү, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, карантин вакытында ниндидер ярдәм чаралары күрсәтү яхшы, ләкин аннан да яхшысы – бизнесның эшләве.

– Бөтен система да эшләргә тиеш. Шул ук вакытта безгә, авыру таралмасын өчен, Роспотребнадзор әйткән барлык таләпләрне үтәргә кирәк. Бу мәсьәләдә КамАЗ, «Татнефть» һәм башкалар кебек эре оешмаларны үрнәк итеп күрсәтәбез. Урта һәм кече бизнеска бу таләпләрне үтәү тагын да җиңелрәк, – дип ассызыклады ул.

Мондый очрашулар, гадәттә, ике яклы уза. Бу юлы да эшмәкәрләр үзләрен борчыган проблемаларын Президентка җиткереп калырга ашыкты. Рөстәм Миңнеханов исә аларны бик игътибар белән тыңлап, шаяртып та, шелтәләп тә алырга өлгерде. Шул ук вакытта теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, очрашуга аэрозоль төргәкләрдәге товарлар сату белән шөгыльләнүче компаниянең генераль директоры Тимур Гулушев үз товарларын сату каналларын арттыруны сорап мөрәҗәгать итте. Президент, аны бүлдереп, ни өчен оешма җитештерә торган продуктның өстәлдә тормавы белән кызыксынды.

– Мин аны үзем белән алыр идем дә: «Файдаланам, иң яхшы антисептик», – дип әйтер идем. Беренчедән, үзебезне саклар идек, икенчедән, сезне дә мактар идек, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң эшмәкәр үз товарларын Президент Аппаратына җибәрергә ярыймы, дип кызыксынды һәм уңай җавап алды.

– Ни өчен безнең продукт сату челтәрләрендә юк? – дип дәвам итте фикерен Миңнеханов. – Без хәзер теләсә нинди сату үзәкләренә кергәч, антисептикларның сыйфаты белән кызыксынырга тиеш. Кызганыч, аларның күбесе – контрафакт. Күптән түгел генә миңа мәгълүмат җиткерделәр: тикшергәч, 70 проценты глицерин икәне ачыкланган. Ул нинди антисептик булсын инде? Ялганлыйлар. Кешеләр аларны сатып алып, сакланабыз, дип ашына. Ә чынлыкта ялган бит. Шуңа күрә Роспотребнадзор барлык сәүдә челтәрләрен тикшереп, саклану чараларының сыйфатын карап чыгарга тиеш.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе бу эшләрне башкарсын өчен, прокурордан рөхсәт бирүен үтенде.

Моннан тыш, Президент Татарстанда «тәгәрмәчле кухня» – фудтраклар өчен мәйданчыклар урнаштыру программасын да эшләргә кирәклеген әйтте.

– Моның өчен сезгә билгеле бер урыннарны саклап алырга кирәк булачак, – диде ул, мөрәҗәгать белән чыккан эшмәкәр Константин Ивановка. –  Казанда сәүдә өчен оештырылган җиде мәйданчык эшли. Без аларның санын башкалада гына түгел, Болгар, Зөя, Биләр һәм башка шәһәрләрдә дә арттыра алабыз.

Бу мәсьәлә буенча Президент Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән элемтәгә керәчәген һәм Премьер-министр Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

– Без федераль структуралар һәм депутатларыбыздан бу мәсьәләдә эшләүләрен сораячакбыз. Ә сездән (фудтракт бизнесы вәкилләреннән) бу мәйданчыкларны кайда урнаштыру турындагы тәкъдимнәр көтеп калабыз, – диде ул.

Сөйләшүдән билгеле булганча, әлеге мәйданчыклар 2021 елда программага кертеләчәк.

Зөһрә Садыйкова

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү