Стилист Ләйсән Гарифуллина: “Киенү рәвешендәге үзгәрешләр күп хатын-кызларны бәхетле итә”

Кем артыннандыр кабатлау, кемгәдер охшарга тырышу… Бу тенденция барлык өлкәләргә дә үтеп керде бугай инде. Шул исәптән, киенү рәвешенә дә. Үзеңә генә хас стиль булдыру, тышкы кыяфәт һәм эчке дөнья арасындагы бәйләнеш, заманча татар кызларының киенүүзенчәлекләре турында без стилист Ләйсән Гарифуллина белән сөйләштек.

Үз стилеңне булдыру юлы, трендлар йогынтысында түгел, ә үз-үзеңне танып белү аша уза. Сез моның белән килешәсезме? Үзегезнең тәҗрибәгез турында сөйләгез әле: Сезнең стиль ничек формалашты?

– Мөселман стиле яки ислам модасы төшенчәләре турында күптән түгел генә сөйләшә башладылар. Мөселман модасы яшьләр арасында ислам таралу белән бергә барлыкка килгән. 90нчы еллар башында мәчеткә әби-бабайлар гына йөргән. Яшьләр юк, булганнары да киенүләре турында әллә ни уйламый: иң мөһиме гәүдә ябылган, ә кием ачык төсләрдә булсын. Кечкенә чагымда мин җәй көннәрен абыйстай әбием янында уздырдым, тыйнак итеп киенү шул вакытта ук канга сеңеп калган. Тик анда нәрсә киюең мөһим түгел иде. Без,яшьләр, махсус мөселман киемнәрен сатып алыридек тә, тик алар юк иде шул. Мөгаен, нәкъ менә шул вакытта мин мөселманнар өчен матур киенеп йөрүнең Ислам дине нормаларына туры китерүне никадәр кыен булуын аңлаганмындыр. Татарстан мөселманнарының үз стиле 2000нче еллар башында барлыкка килә башлады. Әмма анда да гарәп илләре һәм Төркия йогынтысы сизелә иде. Елдан-ел мөселманнарның матур, зәвыклы, шул ук вакытта дин кануннарын бозмыйча киенү өчен мөмкинлекләре арта.

Сезнең өчен стильле булу — нәрсә ул?

Бу сорауга бер сүз белән генә җавап бирепбулмый. Гүзәл затлар кечкенәдән үк, башкаларныкүзәтеп, үз стилен булдырырга тырыша, дөньяныматур һәм матур түгел әйберләргә аера. Сабыйчакта эталон — әниебез булса, үсә төшкәч, анытанылган җырчылар, актерлар алыштыра. Алар артыннан кабатлап, аларча киенеп, без үзебезне стильле итеп тоябыз. Еш кына хатын-кызлар кеше күпләп ала торган танылган брендларга кызыга, модага иярә. Мин үзем дә кайчандыр алар рәтендә идем. Ләкин стиль — ул модага иярү дигән сүз түгеләле. Ул синең яхшы якларны ассызыкларга, ә кимчелекләреңне яшерергә, мавыгуларыңа, дини, мәдәни фикерләреңә бәйле рәвештә формалашырга тиеш. Димәк, стиль — һәркем өчен индивидуаль әйбер.  

Коко Шанель: «Мода модадан чыга, ә стильле булумодадан беркайчан да чыкмаячак«.

Яңа гардероб кешене, аның эчке дөньясынүзгәртәме?

Гади үрдәктән искиткеч аккошка әверелү турында дистәләгән китап язлыган, фильмнар төшерелгән. Алар мисалында да тышкы кыяфәтнең ни дәрәҗәдә эчке дөньяга тәэсир итүен әйтергә була. Кеше үзенә ошый икән, аның үзенә карата ышанычы арта. Моны якыннары, хезмәттәшләре, әңгәмәдәшләре дә сизә. Миңа мөрәҗәгать иткән кызлар стиль генә түгел, эчке дөньялары өстендә дә эшләргә өйрәнә. Гардеробларын анализлаган чакта, психологик проблемалар, балачакта алган психологик җәрәхәтләре да калкып чыккан чаклары булды. Алар күзгә күренеп үзгәрә, чәчәк ата. Ир-атлар да, хезмәттәшләре тарафыннан да игътибар арта, аларяратыла башлый. Әлбәттә, бу күп кенә хатын-кызны чын-чынлап бәхетле итә.

Ничек уйлыйсыз, ни өчен үз имиджыңны булдыру өчен акча тотарга кирәк?

Рус әдәбияты классигы Антон Чехов «Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә», — дигән. Бу сүзләр бигрәк тә безгә, мөселманнарга кагыла. Уйларыбыз да, тышкы кыяфәтебез дә саф, чиста, матур булырга тиеш. Ә моның өчен тырышырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Сәламәтлек, белем алу, рухи үсеш кенә түгел, мөмкинлеге булган кеше тышкы кыяфәте, кием-салымы өчен дә акча кызганмаска тиеш. Кызганыч, безнең культура, менталитетка стилистлар, имиджмейкерлар белән эшләү үтеп кермәде әле. Ләкин бу — бик бәхәсле мәсьәлә. Кешегә балык бир — ул бер көн тук булачак, кешегә кармак бир — тамагын ел буе туйдыра алачак. Белгеч белән очрашырга һәм файдалы күнекмәләр алырга беркайчан да соң түгел.

Сайланган образда аксессуарларның роле нидән гыйбәрәт?

– Алар образны тулыландыра, баета. Сумка, каеш, беләзек, сәгать, шарф кебек яхшы сайланган аксессуарлар һәм гади генә, кыйммәт булмаган күлмәктән ис китәрлек образ тудырырга була. Ә кайчак, киресенчә, кыйммәтле күлмәкне дөрес саланмаган аксесуарлар бозарга мөмкин. Безнең заманда бер төстәге аяк киеме һәм букча сатып алу гына җитми. Һәр хатын-кыз аксессуарларны киеме белән яраштыра белергә тиеш, моның өчен шул ук психологик үзенчәлекләребезне һәм фигура тибын белергә кирәк.

Бездә яшәүчеләрнең киенү рәвешендә сез татар менталитетының нинди үзенчәлекләре белән очрашасыз? Сез, мөгаен, үтеп баручыларга игътибар итәсездер: күзгә барыннан да бигрәк нәрсә ташлана?

Безнең төбәк, безнең республиканың тарихы, мәдәнияты бик бай. Анда элек-электән төрлехалыкларның һәм диннәрнең көнкүреше һәмтрадицияләре тыгыз үрелеп бара, шуңадырмы, Татарстан халкы илнең башка төбәкләрендәяшәүчеләрдән аерылып тора. Һәм бу, шул исәптән, тышкы кыяфәттә дә чагыла. Урта яшьтәге хатын-кызлар, ә соңгы елларда яшь кызлар да миллиорнаментларга мөрәҗәгать итә. Бу безнең халыккүпгасырлык традицияләрен безнең буынгатапшыра алган дигән сүз. Горурлык һәм ышанычхисе тудыра.  Үтеп баручыларга килгәндә, мөселман хатын-кызы читләргә карап йөрергә тиештүгел, әмма стилист буларак, мин әңгәмәдәшемнеңтышкы кыяфәтенә игътибар итәм. Мода үсешекитереп чыгарган проблемалар бездә яшәүчеләрарасында да сизелә. Мәсәлән, бер метро вагонындабер үк төрле киенгән берничә кыз яки егетнеочратырга мөмкин. Барысы да, бигрәк тә яшьләрбер үк төрле киенә. Бу тенденция кешеләрнеиндивидуальлектән мәхрүм итә.

Безнең укучыларга берничә киңәш бирегезче. Бу сезонда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Мода дөньясы хатынкызлар үзләрен уңайлы хиситсен өчен тырыша. Уңайлы, киң костюмнармоңабер дәлил. Әгәр ясалма тиредән тегелгән кием-салым аласыз икән, ул беркайчан да актуальлегенюгалтмаячак. Өске киемгә килгәндә, тездән түбәнпәлтәләргә игътибар итегез. Баш киемнәреннәняулыклар, тюрбан, эшләпә, мех һәм күннән ясалганпанамалар быел бигрәк тә актуаль. Табигый, артык«кычкырып» тормаучы төсләргә мөрәҗәгәть итәргәкиңәш бирәм. Образлар гадиерәк булган саеняхшырак.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


3 фикер

  1. Укыган интерью бик ошады, татар кызы ничек матур итеп киенергэ, моселманча, шариатча ойрэту безнен очен яналык

Җавап Отменить ответ