Акчаның кадерен беләсезме?

Россия халкы акчаны кысыбрак тотарга, калганын киләчәк өчен сакларга кирәк дигән фикердә. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча илкүләм үзәк (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шундый. Акчаның кадерен беләсезме?

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:
– Электән үк без акчаны тегендә-монда атмыйбыз. Барысын да уйлап кына эшлибез. Балалар да булгач, аеруча сакчылландык, акчаны җиткерергә кирәк. Пандемия экономияли белмәүчеләрне дә бераз өйрәтте кебек. Авырып китсәң, даруына кирәк. Шуңа да кешенең запасы булырга тиеш. Икенче яктан уйласаң, акча тота белмәгән кеше бернигә дә карамый, булганын чәчә дә бетерә. Әмма акчаны кысып тотам дип, үзеңне дә онытмаска кирәк. Ашауны тыеп, өс-башыңны карамыйча йөрергә ярамый.

Марсель Әхмәтханов, Актаныш районының Иске Айман җирлеге башлыгы:
– Мин экономияли беләм. Авыл җирендә яшәгәч, маллар асрыйбыз. Бер хезмәт хакына гына ышанып тормыйм, башка эшләр дә башкарам. Каяндыр килгәнне көтеп ятканым юк. Тәрбиябез шундый. «Миңа тиеш» дигән нәрсәне белмим. Үзем эшләп табарга тырышам. Авылда яшибез дигәч тә, ит белән бәрәңге генә ашап тормыйбыз. Җаныбыз ни тели – шуны алабыз. Акча дип, беркайчан да үземнән ризык та, кием дә кызганмадым. Студент чагында ач йөрмәдем.

Илүсә Фәләхова, блогер:
– Акча тота белмим. Тик хәзер әкренләп өйрәнә башладым. Җыям дисәм, әрәм-шәрәм итмичә дә яши беләм. Йорт алу хыялым бар. Хәзерге вакытта шуңа дип акча туплый башладым. Ашау-эчүгә килгәндә, без акча кызганмыйбыз. Эшлибез дә, ашыйбыз да. Тикмәгә генә борынгылар «Эшләгән ашаган, эшләмәгән баш кашыган» димәгән. Тырышырга кирәк!

Фәнзилә Хөрмәтова, тәрбияче:
– Тормыш үзе өйрәтә икән ул. Кияүгә чыкканчы, әти-әни бездән акча кызганмады. Өйдә экономияләү булмады. Үз гаиләм булгач, мин бөртекләп акча җыя башладым. Быел аның кадерен тагын да яхшырак аңладык. Гаиләбез белән авырдык. Даруларга акча күп тотылды. Хәзер инде тернәкләнү өчен күп чыгымнар чыкты. Тик берни эшләп булмый. Тирә-якта гомере буе кыйммәтле дарусыз тора алмаган кешеләр бар. Сынауларга шөкер итә белергә кирәк. Экономияләү ул акча гына тоту түгел. Кешеләр ризыкка сакчыл булсын иде. Чүплекләргә карасаң, исең-акылың китә. Әгәр ризык әрәм итүдән туктасаң, акчасыз яшәмисең.

 

Фот: pixabay.com


Фикер өстәү