Быел батырсыз калмабызмы?

Көрәш тамашачысы әнә шулай дип аптырый. Көрәш буенча дөнья чемпионаты узды, илкүләм ярыш уздырырга әзерләнәләр? Татарстан чемпионаты булырмы? Әлеге сорауны республика Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллинга бирдек.

Җанатарлар көрәш сезонының башлануын көтә, Татарстан чемпионатының язмышы белән кызыксыналар. Нинди яңалыкларыгыз бар?

– Зур ярышлар уздыру авыррак бүген. Роспотребнадзор таләпләрен барыбыз да белә. Көрәш ярышларын декабрь аена күчерергә киңәш иттеләр. Спорт  министрлыгы белән дә киңәшләштек. Татарстан чемпионатын декабрь урталарында уздыру нияте бар. Башка ярышларны ничек оештыралар дисезме?  Аларда 70–80 кеше чыгыш ясый. Беләсез инде, милли көрәш турнирларында 400–500 кеше җыела. Егетләребез башны-башка терәп көрәшә. Араларында  авыручылар булса? Барысын да уйларга тырышабыз.

– Шулай да, чемпионат декабрь урталарында уза калса, нинди өстәмә таләпләр булачак?

– Команда вәкилләре ярышка өч көн кала коронавируска тест тапшырырга тиеш булачак. Башка таләпләр – елдагыча. Катнашучылар санына килгәндә, анысын вазгыятькә карап хәл итәрбез. Егетләрнең келәмгә ыргылып торганын, тамашачының алыш көткәнен беләбез. Әмма иң элек – сәламәтлек.

 

– Россия чемпионатын инде декабрь башында ук уздырырга ниятлиләр.  Татарстан турниры булмагач, илкүләм ярышка кемнәр барачак?

– Россия чемпионатына узган ел Татарстан чемпионатын һәм быел Муса Җәлил турнирын откан егетләр барачак. Әйтик, бер көрәшче ике ярышта да җиңгән икән, димәк, ул – беренче номерлы көрәшче һәм ил чемпионатында республика данын ул яклаячак. Әгәр дә ике ярышта бер авырлыкта ике көрәшче откан икән, димәк, алар арасында беренче номерлы көрәшче сайлап алыначак. Кем җиңә,  шул чемпионатка бара. Җиңүчене 25 ноябрьдә сайларга ниятлибез.

– Соңгы арада районнарда көрәш ярышлары узды. Күзәтеп бардыгызмы? 

– Әйе, ярыш алдыннан алар безнең белән элемтәгә керә. Гадәттә, анда катнашучылар саны 100дән артмый. Һәр район кагыйдә һәм таләпләрен үзе билгели, үтәлүен дә үзе тәэмин итә.

– Көрәшсез елны көрәшчеләр ничек кичерә?

– Егетләр бу галәмәтнең бетүен көтә. Зарланган кеше юк, барысын да аңлыйлар. Күз алдыгызга китерегез: 500ләп көрәшче, остазлары, җанатарлар – барысын бер залга җыярга кирәк. 1,5–2 мең кеше җыя торган чак түгел.

Фото: tatar-inform.ru

 

 

 


Фикер өстәү