Бүгенгә һава торышы: томан һәм бозлавык көтелә

Татарстан территориясендә салкын, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан була», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Шулай ук көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә -11 -16 градус, аязган вакытта -18 -23 градуска кадәр булачак. Көндез 5-10 градус салкын булыр дип көтелә.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтү игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү