Байлыкны көзен барлыйлар: салым түләп бетерергә санаулы көннәр калып бара

Татарстанлыларга салымнарын түләп бетерергә нибары ике атнадан азрак вакыт калып бара. 1 декабрьдән соңга калучыларның түлисе суммаларына көн саен пенялар өстәләчәк. Димәк, бурычлы булып калмавың хәерле. 

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтүенчә, быел 2 млн 200 мең кешедән 7,9 млрд сум салым (аның иң күбе – транспорт салымы, 4,4 млрд сум) җыеп алырга ниятлиләр. Әлеге сумма, 2018 ел өчен җыелган салым күләме белән чагыштырганда, күбрәк. Узган ел 7 млрд 200 мең сум салым җыелган булган. Әлегә татарстанлылар республиканың бюджет казнасын 4 млрд 200 мең сумга баеткан.

Мәгълүм булганча, кешеләргә салым турындагы хатлар октябрьдә килеп бетте инде. «Шәхси кабинет»лары булган 600 мең кеше «сәлам хат»ларын электрон форматта алган. Калганнарына алар почта аша килеп ирешкән.

– Милек һәм транспортлары була торып та, хатлар алмаучыларга яки ташламаларга ия булулары турында хәбәр итмәүчеләргә теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Милекләре булган балалар өчен салымны әти-әниләре түли, – дип аңлатты Марат Сафиуллин.

Республикада 100 сумнан кимрәк салым түләүчеләр дә бар. Андыйлар, гадәттә, арзанлы йортларда яши һәм торак мәйданы да зур булмый.

– Мондый кешеләргә салым турында белешмә хатлары килмәскә дә мөмкин. Түләмәгән очракта, бурыч буларак та каралмый. Мәсәлән, әгәр кешенең 52 сум салым түлисе бар икән, ул киләсе елда ике елныкын бергә җыеп та түли алачак, – дип аңлаттылар журналистларга.

Салым түләүдә үзгәрешләр дә бар. Быелдан башлап пенсия алды яшендә булган кешеләр милек салымына ташламалардан файдалана алачак. 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-ат берәр фатир, йорт, бүлмә, гараж яки машина урыны өчен салымнан азат ителә. Мәсәлән, пенсия алды яшендәге кешенең бер йорты, бер фатиры һәм бер машина урыны бар икән, берсе өчен дә салым түлисе юк. Моннан тыш, җир салымын түләгәндә, бер җир кишәрлеге (алты сутый җир) өчен акча кире кайтарыла.

Болардан кала, менә инде икенче ел рәттән өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган күпбалалы гаиләләр өстәмә ташламаларга ия.

Гомумән алганда, республикада мондый төр ташламалардан 1 млн тирәсе кеше файдалана. Акчага күчереп исәпләгән очракта, бу 1 млрд сумны тәшкил итә. Ташламалар турындагы тулырак мәгълүматны Россия Салым федераль хезмәтенең рәсми сайтыннан да белешергә мөмкин. Шулай ук салымга бәйле сораулары булган кешеләр 8-800-222-2-222 телефоны аша да шалтыратып белә ала.

Узган елларда бурычларын түләмәүчеләр дә шактый. Андыйларның республика бюджетына 1,8 млрд сум әҗәтләре бар. Марат Сафиуллин әйтүенчә, күпчелек кеше транспорт салымын түләми икән. Бүген физик затларның транспорт буенча бурычлары – 1 млрд 211 млн сумны, җир буенча – 321 млн сумны, милек буенча 363 млн сумны тәшкил итә.

Шулай ук ул юридик затларның да бурычларын әйтте. Республика компанияләре һәм оешмаларының 24 млрд сум тирәсе салым түлиселәре калган.

– Пандемия булуга карамастан, физик затларга салым түләүне йомшарту буенча чаралар турында берни дә әйтә алмыйм, чөнки бу безнең вазыйфага карамый, – дип белдерде Марат Сафиуллин.

Кемдер салымны финанс хәле авыр булганлыктан түли алмаска мөмкин, ә кемдер кәттә машинада җилдереп тә, бурычлы булып йөрергә кыенсынмый. Марат Сафиуллин әйтүенчә, Татарстанда андый исәптә торучы алты машина хуҗасы бар. Аларның гомуми транспорт бурычы 1 млн сумны тәшкил итә.

– Без андыйлар белән аерым эш алып барабыз. Машиналарны тоткарлыйбыз, хуҗаларыннан әҗәтләрен түләттерәбез. Кыйммәтле машинада җилдереп тә, салымнан качып йөрү бик үк дөрес күренеш түгел, дип саныйбыз. Алар – һаваны да иң күп пычратучылар, – диде җитәкче.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү