Самокатта йөрүчеләргә чикләүләр кертелә

Россиядә электр самокатлары һәм гироскутерларның тизлеген чикләргә – сәгатенә 20 чакрым тизлектә генә йөрүне рөхсәт итәргә тәкъдим ителә. Мондый транспорт хуҗаларын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта, штрафлар көтә. Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белгече Владимир Луговенко “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Эчке эшләр министрлыгыннан аңлатуларынча, тротуар таррак булган саен электр самокаты тизлеге кимрәк булырга тиеш. Проектта шулай ук мондый транспорт хәрәкәтен җайга салучы яңа юл билгеләрен кертү дә күздә тотыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр проекты Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән Эчке эшләр министрлыгы уртак рәвештә эшли.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында юл хәрәкәте кагыйдәләренә җәяүлеләр өчен билгеләнгән зоналарда электр самокатлары, гироскутерлар һәм монокөпчәкләрдә йөрүне рөхсәт итүне кертү, шулай ук мондый транспорт хуҗаларына юл аша җәяүлеләр сукмагыннан җәяүле тизлегендә чыгу мөмкинлеген бирү тәкъдим ителә.

Моңа кадәр ЮХИДИдә велосипедлар һәм самокатларда товарлар ташучы курьерларга катгый кагыйдәләр кертү зурарилыгы турында белдерелгән. Сәбәбе бик гади – алар юлларда хәвеф-хәтәр тудырып, юл-транспорт вакыйгаларына еш эләгә.

 


Фикер өстәү