Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арткан

Быелның тугыз аенда Татарстанда барлыгы 200 миллиардтан артыграк сумлык  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 5 процентка күбрәк бу.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шулай дип белдерде. Шул ук вакытта ул республикада үсемлекчелек һәм терлекчелектә продукция җитештерүне үстерү бурычының уңышлы үтәлүен әйтте.

Татарстанда 2025 елга кадәр исәпләнгән «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт  программасы тормышка ашырыла. Тугыз ай эчендә программа чараларын финанслауга 9,5 миллиард сум акча тотылган, шул исәптән 2,8 миллиард сум федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Программа нигезендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Татарстан арасында агымдагы елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында 10 килешүгә кул куелган.


Фикер өстәү