Һәр баланың – үз акчасы: коронавирус пандемиясе вакытында беркем дә өлешсез калмады

Татарстанда балалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә? Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетында шул хакта сөйләштеләр. Быел бу максатларда 10,6 миллиард сум акча тотыла. Аның 7 млрд сумлык өлеше – федераль бюджеттан. Узган ел белән чагыштырганда бу сумма 33 процентка арткан. Артуның сәбәбе – коронавирус пандемиясе аркасында күрсәтелгән ярдәм төрләре барлыкка килү.

– Быел Россия Президенты Владимир Путин карары белән 3–7 яшьлек балалар өчен айлык түләү барлыкка килде. Әлеге ярдәм Татарстанда 51 мең сабыйга бирелә. 4686 сум акчаны айлык керем кеше башына 9450 сумнан артмаган гаиләләргә түлиләр. Авылда яшәп, бала тапкан әниләргә дә өстәмә түләүләр кертелде. Керемнәре яшәү минимумыннан ким булган очракта, яңа туган сабыйлар өчен кирәк-ярак җыелмасы бирелә. Дару алыр өчен елга 10ар мең сум акча түләнә. Пандемия вакытында күпбалалы, авыр хәлдә калган гаиләләргә “Ярдәм янәшә” акциясе аша да ярдәм иттеләр. Азык-төлек җыелмасын 209 мең гаилә алды, – дип сөйләде Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.
Авылда торучы яшь әниләргә түләнә торган субсидияне Татарстанда 6,5 мең хатын-кыз алган. Билгеле булганча, авылда, ким дигәндә, өч ел яшәгән 25 яшькәчә хатын-кызларга беренче баласы тугач, 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласы туганнарга 100 мең сум акча түләнә. Әлеге ярдәм 2018 елдан гамәлдә. Моның өчен бюджетта ел саен 165 млн сум чыгымнар каралган. Җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, биш һәм аннан күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләргә дә ярдәм бар. Анысы өчен 2020 елда 223 млн сум акча тотыла.
Министр урынбасары республикада эшсезлек мәсьәләсенә дә тукталды. Республикада эшсезләр саны сентябрьдә 79 меңгә җиткән иде, хәзер андыйлар – 65 мең кеше. Пандемия чорында эшсезлек өчен түләнелә торган пособие 8 меңнән 12 мең 130 сумга җитте. Әти-әнисе эшсез калган балаларга ай саен 3әр мең сум акча түлиләр.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Полякова, гаиләләргә тапшырылган ана капиталы хакында сөйләде. Исегезгә төшереп үтәбез: быелның гыйнварыннан аның күләме арткан иде. Хәзер әлеге сумма беренче бала өчен 466 мең 617 сумны тәшкил итә. Быел Татарстанда 29 мең 700 сертификат тапшырганнар. Шуның 10,6 меңе – беренче бала өчен. Билгеле булганча, әлеге программа 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.
– Ана капиталы акчасын күп кешеләр торак шартларын яхшыртуга тота. Белем бирү, бакчага йөрүне шул акча белән түләүчеләр дә бар. Ай саен билгеле бер күләмдә пособие итеп тә алып торучылар җитәрлек. 314 меңнән артык кешенең бары тик 65е генә бу акчаны пенсия тупланмасы өчен тотарга теләгәнен белдергән. Балалар өчен товар яки ниндидер хезмәт өчен тотарга теләп, бары тик бер генә кеше мөрәҗәгать итте, – диде Елена Полякова.
Татарстанның Фән һәм мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина исә балалар бакчасындагы түләүләргә тукталды. Бер баласы йөргән әти-әни түләгән акчасының – 20, ике сабые булса – 50, өчәү икән, 70 процентын кире кайтара ала. Мондый мөмкинлектән республикада 129 мең 520 кеше файдаланган.
Очрашуда күп бала үстерүче әниләрнең пенсиягә чыгу яшен киметү, сабыйларның ялларын оештыру, физик мөмкинлеге чикләнгән балаларны ашату кебек сорауларга да тукталдылар. Республикада матди хәле авыр булган гаиләләр турында да сөйләшү булды. Андыйларга да ярдәм бар.
– Эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Алар белән социаль килешү төзелә. Ярдәм йөзеннән ай саен 10ар мең сум түлиләр. Әмма эшлим дип торучы гына юк. Ярдәм сораган кайбер кешеләрне тикшерә башлагач, күбесенең чынлыкта матди яктан хәле бер дә начар түгеллеге ачыклана, – дип сөйләде Наталья Бутаева.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская исә, бик тә бала алып кайтырга теләгән, әмма сәламәтлеге аркасында моны эшли алмаган әниләргә бушлай ЭКО ясатырга мөмкинлек бирүне сорады. Шулай ук, өйдән чыга алмаган физик мөмкинлеге чикле сабыйлар һәм аларны караучы әниләре өчен ял оештырырга иде, диде ул. Әлегә бу сораулар җавапсыз калды. Әмма комитет җитәкчесе Светлана Захарова утырышта яңгыраган теләк-фикерләрне тормышка ашырачакларын әйтте.
Сүз уңаеннан, Россия төбәкләре бала пособиеләрен түләр өчен 61,8 млрд сум күләмендә өстәмә ярдәм алачак. Татарстанга исә 1,3 млрд сум эләгә. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин карар имзалаган. Бала акчаларына өметләнүче гаиләләр саны арта. Россиядә андыйлар 4,2 миллион кешегә җиткән. 3–7 яшьлек сабыйларга түләү өчен 123 млрд сум тотылачак.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү