Кыш бабай: «Балалар Кар кызын күбрәк ярата»

Бүген, 18 ноябрь, Кыш бабайның туган көне. Үзенә ничә яшьтер – билгесез. Гел бала-чага, кеше арасында булгач, бик яшьтер әле ул. Кешеләргә шатлык өләшеп йөрүче бабакай белән без дә җәһәт кенә аралашып алдык. Хәзер Кыш бабайның вакыты бик тыгыз: балалар Яңа елга бүләкләр сорый башлаган инде!

– Кыш бабай булу – эшме, хоббимы яисә тормыш рәвешеме?
Балаларны яратмасаң, Кыш бабай булу мөмкин түгел. Минемчә, бу – сәләт. Эш дип барысы да яңа елга әзерлек мәшәкатьләреннән баш тарта алмый бит. Мин Кыш бабай булуны гади хезмәт дип кенә әйтмәс идем. Шатлык мизгелләре бүләк итүдән мин дә ләззәт алам.

– Ә Яңа ел сезнең өчен – ул…

– Яңа ел, беренче чиратта, гаилә бәйрәме. Табын артына иң якын кешеләр белән җыелып, узган елга нәтиҗәләр ясау һәм якын киләчәккә планнар кору вакыты. Һәркем өчен дә Яңа ел – могҗиза көткән тылсымлы бәйрәмдер инде ул.

– Кар кызыннан башка Кыш бабайга, ай-һай, кыенга туры киләдер?

– Яңа ел алдыннан Кыш бабайга берничә җиргә өлгерергә кирәк. Бер ялгызыма гына бик тә кыен булыр иде шул. Ә болай оныгым белән бер урыннан икенчесенә бергәләп йөгерәбез (көлә). Кар кызы миңа карата бик игътибарлы. Кием-салымымны да, сакалымны да гел тәртиптә тота. Аннан балалар да Кар кызын күбрәк ярата, ул аларга якынрак, чөнки үзе дә бала бит әле.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү