Министрлыкларының киләсе елга өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү дәвам итә

Әйтми калмагыз! Татарстанның социаль блокка керүче 6 министрлыгы – Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре буенча министрлыкларының киләсе елга өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү дәвам итә.  Меңнән артыграк кеше бу җәһәттән үз фикерен белдергән инде. 1 декабрьгә кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (https://open.tatarstan.ru/polls/, шулай ук «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша тавыш бирергә мөмкин.

Аңлашыла инде, республикада яшәүчеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының эшчәнлегенә аерым игътибар күрсәтә. Поликлиникаларны табиблар белән тулысынча тәэмин итү, яман шеш авыруларыннан үлем-китем күрсәткечен киметү мәсьәләре иң әһәмиятле максатлар арасында урын алган. Моннан тыш, Татарстан халкы COVID-19  инфекциясе кичергәннән соң тернәкләндерүгә мохтаҗларны реабилитация хезмәтләре белән тәэмин итүне өстенлекле бурыч сыйфатында атаган.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының тавыш бирүдә иң алда барган максаты  – балалар һәм яшьләрнең (7 яшьтән 17 яшькә кадәр) 46 процентын ял иттерү һәм яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыру системасын үстерү.

Әлегә Татарстан Мәдәният министрлыгы эшендәге максатлар буенча иң күп тавышны Татарстан халыклары мәдәниятен, телен, традицияләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен кимендә 40 социаль юнәлешле коммерциясез оешмага финанс ярдәме күрсәтү максаты җыйган.

Татарстан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының иң күп тавышны җыйган максатлары – яшәү минимумыннан кимрәк керемгә ия булучылар санын киметү һәм эшсезләр санын арттырмау.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы буенча тавыш бирүдә балалар бакчаларында урыннар һәм кайнар аш белән тәэмин итү максаты беренче урында бара. Шулай ук, республика халкы хуплаган очракта, 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң 10 нчы сыйныфка баручылар санын арттыру да  министрлыкның иҗтимагый, ягъни халык теләгән максатына әйләнергә мөмкин.

Киләсе елда Татарстан Спорт министрлыгы кимендә 20 яңа спорт корылмасын төзүне (универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары программасын исәпкә алып) һәм физик культура, спорт белән даими шөгыльләнүче урта, өлкән яшьтәгеләр өлешен 51,5 проценттан 52,5ка җиткерүне планлаштырган.

Республика министрлыкларының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү 2 ноябрьдә башланды. Ул дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын халык теләген исәпкә алып билгеләүне күздә тоткан проектны тормышка ашыру кысасында хәл ителә. Проектның беренче этабында Татарстан Иҗтимагый палатасы билгеләгән министрлыклар белгечләре 2021 елга ведомстволарның максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр эшләгән. Аннан бу тәкъдимнәр иҗтимагый советлар утырышларында каралып, шуларның йомгаклары буенча онлайн тавыш бирүгә чыгарылган. Иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр ведомстволарның иҗтимагый советлары утырышларында каралачак. Нәтиҗәдә һәр министрлык өчен 2021 елга 5–7 өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Хакимият органнары гади халык белән берлектә булдырылган максатларының ничегрәк тормышка ашырылуы турында хисап тотачак.

Проект турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән махсус порталда (http://publictasks.tatarstan.ru), шулай ук ведомстволар сайтларында «Публичное формирование целей и задач» бүлегендә танышырга була. Шунда ук 2020 елга өстенлекле максатларның үтәлү нәтиҗәләре дә урнаштырылган.


Фикер өстәү