Пенсияне арттырырга, чиновникларны киметергә

Россиядә дәүләт идарәсендә һәм социаль өлкәдә ике яңалык бар: Мишустин идарә итү аппаратын кыскартырга җыена һәм депутатлар Президенттан эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүне тормышка ашыруны таләп итә.

Хәтерлик әле: берникадәр вакыт элек Владимир Владимирович хөкүмәткә эшләүче пенсионерларның пенсиясен арттыру мәсьәләсен хәл итәргә күрсәтмә бирде. Без, кара халык, болайрак уйлыйбыз бит инде: Президент әйттеме, хөкүмәтнең җаваплы чиновниклары чаба-чаба үти башларга тиешләр. Яңартылган Конституция дә шуны таләп итә ич. Банкирларга ярдәм итәсе булганда, триллионнар бик җиңел табыла. Ник халык өчен акча табылмасын ди. Әмма хөкүмәтнең финанс блогы башкача уйлый. Финанс министры Силуанов әфәнде индексациягә каршы чыгыш ясады. Эшләүче пенсионерлар майларына чыдый алмыйлар дигән мәгънәдә фикерләр әйтте. Һәм ел төгәлләнер алдыннан без шуны беләбез: бюджет күлмәге инде тегелгән, индексация өчен анда тишек бер тиен дә салынмаган.
Депутатларның да ачуы килгән моңа. «Гадел Россия» һәм КПРФ Путинга мөрәҗәгать әзерли башлаганнар, Президент күрсәтмәсенең үтәлүен таләп итәләр. Хәзерге көндә Дәүләт Думасында индексация турында өч канун проекты ята икән. Хөкүмәт һәм идарәче партия боларның өчесенә дә каршы. Бәлки, Владимир Владимирович, депутатлар мөрәҗәгатен укып, үз күрсәтмәсен искә төшерер һәм аның үтәлмәве өчен министрларны мунча кертер дигән кечкенә генә өмет бар. Әмма Президент та, әмер биргәндә, дедлайн куймаган, ягъни үтәлү вакытын күрсәтмәгән, шулай булгач, әле индексациянең ничәнче елдан гамәлгә керәсен берәү дә өзеп әйтә алмый.
Чиновниклар аппаратын кыскарту вакытын Мишустин әфәнде төгәл күрсәтә. 2021 елның гыйнварында штатларны кисә башлаячаклар һәм беренче апрельгә кайчы, эшен төгәлләп, өстәл тартмасына кереп ятарга тиеш. Вице-премьерлар белән үткәргән киңәшмәдә премьер-министр моны өзеп әйтте.
Идарә итү аппаратын кыскарту операциясе соңгы ун елда гына да берничә тапкыр үткәрелде. 2011–2013 елларда 20 процент чиновникны эштән азат итәргә җыенганнар иде. 2016 елда тагын 10 процентны кәнәфисез калдыру каралды. Үткән ел да федераль чиновникларның 10 процентын, төбәкләрдә эшләүче түрәләрнең 15 процентын иләктән үткәрергә һәм башка эшкә җибәрергә җыендылар. Элегрәк тә аппаратны кыскарту ниятләре берничә тапкыр булганны искә алсак, бездә инде түрәләрне көндез чыра яндырып эзләргә туры килергә тиеш кебек. Ләкин чиновниклар саны кыскартылган саен үсә. Менә чагыштырыгыз: 2000 елда 1000 эшләүчегә 18 бюрократ туры килсә, 2014 елга бу күрсәткеч 32,6 булган. Дөрес, 2017 елда бу нисбәт 1000гә 29,6 гына калган. Цифрлы технологияләр тормышка ашырылу белән, бюрократлар саны автомат рәвештә кимергә тиеш югыйсә. Ни өчен бюджет ай-ти технологияләр өчен миллиардлар тота соң? Әмма дәүләт оешмаларында вакантлы урыннар күп тотыла икән. Кайвакыт 30 процентка кадәр вакансия саклана. Кыскартырга кирәк булганда, менә шул вакансияләрне бер дә курыкмыйча печәләр дә ташлыйлар. Аннан соң да кала әле вакансияләр.
Мишустин реформасы башкачарак булыр дип өметләник. Хәер, финанслау киметелми икән. Ә чын кыскарту булсын өчен, идарә чыгымнарын киметү генә кирәк, артык штатлар үзеннән-үзе юкка чыгачак.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү