Трамп сугышка каршы һәм сугыш яклы

«Ватаным Татарстан»ны даими укучылар хәтерли торгандыр: 2020 елга фаразлар биргәндә, без Иранга каршы сугыш булмаячагын әйткән идек. Ул чакта, 2019 ел ахырында һәм быелның гыйнварында хәл шулкадәр кискенләште: Америка гаскәрләре әнә-менә Иранга бәреп керерләр төсле иде. Иранны тар-мар итү – Трампның зур хыялы һәм ул хыялын тормышка ашырыр өчен барысын да эшләргә тиеш иде кебек.

Нечкәлекләрен әйтеп тормыйбыз: халыкара сәясәттә сәхнә артында оештырылган кара спектакль уйнала. Дөнья җәмәгатьчелеге исә идән асты режиссерларының ниләр планлаштырганын аңлый алмый, чөнки миләрне глобаль ялган пропаганда гипнозлый.
АКШта хакимият алышынырга җыенган һәм Трампның Ак йорттан чыгып китәргә көннәре санаулы гына калган бер чакта тилемсә президент янә бер тапкыр Иранда масштаблы сугыш уты дөрләтергә омтылып карады. Вәкаләтләрен югалтырга ике ай гына вакыт калганда, ул АКШның оборона министрын алыштырды. Белгечләр шунда ук, Трамп Иранга каршы сугыш башларга теләгән, министр исә моңа каршы килгән, дигән нәтиҗә ясадылар бу хәлдән. Чынлап та, кем инде эштән киткәндә генә команда алыштырып мәшәкатьләнә. Болай да алышыначак бит инде барысы да. Ләкин элекке президент титулын алырга җыенган Трамп башкача уйлый икән. Бердән, ул әле һаман үзенең җиңелүен танымый. Икенчедән, ятып калганчы атып калырга – ел башында барып чыкмаган ниятен ел ахырында тормышка ашырырга хыяллана.
New York Times газетасы үткән пәнҗешәмбедә генә гамәлдәге президентның ябык киңәшмә җыюын һәм Иранның атом-төш объектларына һөҗүм ясарга теләвен хәбәр итте. Киңәшмәдә вице-президент Пенс, дәүләт секретаре Помпео, оборона министры вазыйфасын башкаручы һәм генштаб җитәкчесе катнашкан. Хәрбиләр риза булса, Ирандагы Нетенз шәһәре утка тотылырга тиеш булган. Тик иярченнәре Трампны бу адымнан кире кайтырга үгетли һәм ризалата алганнар.
Бер үк вакытта Трамп Әфганстандагы һәм Гыйрактагы АКШ гаскәрләрен чыгару турында указлар да имзаларга җыена, диләр. Әфганстандагы гаскәрләрнең бик зур өлеше, Гыйрактагы хәрбиләрнең берникадәре океан артына кайтып китәргә тиешләр икән. Моннан бер-ике ай элек җирән лидер Талибан җитәкчелеге турында: «Шәп егетләр. Башлары эшли», – дигән хуплаулы бәя биргән иде. Менә бу юллар сишәме көнне языла. Америка әле сишәмбегә каршы төн кочагында. Уянгач, Трампның беренче эше шул указларга имза төшерү булырга тиеш. Имза куелса, 15 гыйнварга кадәр янки солдатлары кайнар нокталардан чыгып китәчәкләр. Тик менә бу эшкә генераллар бик каршы. Трампның фикерен үзгәртерләрме-юкмы, чәршәмбе көнне белербез.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү