«Халык күпләп фатир ала башлагач, төзелеш фирмалары да, икенчел торак хуҗалары да бәяне арттырды»

Татарстанда яңа йортлардагы фатирларга бәяләр күтәрелә. Казан торак бәяләре кыйммәт булган шәһәрләр арасында өченче урында тора. Хәзерге вакытта яңа йортта сатыла торган фатирның бер квадрат метры 100 мең сумнан артып китә.

Республикада фатир алырга теләүчеләр саны да арткан. Ел башыннан бирле ил банклары 865 мең ипотека кредиты биргән. Бу узган елның сигез аендагыга караганда 20 процентка күбрәк.
– Фатирларга бәяләр арту быел яз көне күзәтелде. Ул чакта фатирга бәяләр 5тән алып 17 процентка кадәр күтәрелде. Әмма шул ук вакытта бәясе артмаган тораклар да булды, – ди күчемсез милек оешмасы җитәкчесе Анастасия Гыйззәтова. – Пандемия вакытында торак базарына зыян килде дип әйтә алмыйм. Ул чорда төзүчеләр өчен махсус субсидия бирелә башлады. Бер яктан төзелеш оешмалары ярдәм тойса, уңайлы шартларда бирелә башлаган ипотека халыкта кызыксыну уятты. Кешеләр бар җыйган акчасын күчемсез милек алыр өчен тота башлады. Шунысы бар – күпләр фатир дип бурычка бата, торакны кредитка алалар. Әлеге вазгыять яңа елга кадәр дәвам итәчәк дип уйлыйбыз.
Май аеннан бирле ял иткәнем юк, ди риэлтор Лилия Хуҗина.
– Элек айга бер фатир сата идек. Быел утырып торырга да вакыт юк. Клиентларым күп. Берсе белән эшне бетерәм, икенчесе килеп чыга. Бәяләр бик артты. Халыкның күпләп фатир ала башлавы булды, төзелеш фирмалары да, икенчел торак хуҗалары да бәяне арттырды. Үч иткәндәй, акча үзгәрә дигән сүзләр дә йөрде. Халык ышанучан. Аеруча интернет үзенекен эшли. Миңа да бик күпләр «ватсап» аша хәбәр юллый. Фатир бәяләре тагын да артачак, диләр. Бәяләр болай да арзан түгел. Элек яңа төзелгән микрорайоннарда ике бүлмәле фатирны 3 миллион 200 сумнан башлап сатсак, хәзер бер бүлмәлесе шуның хәтле тора. Күпләр дәүләт программаларына кызыга. Район, авыл җирләрендә түбән процентлы ипотека бирелә башлагач, кеше нишләргә белмәде. Барысының да арзанга яхшы товар эләктереп каласы килә. Тик гел алай булмый шул ул. Кайчакта алу-сату уңышлы була, кайчак нинди сазлыкка эләккәнеңне аңламый да каласың. Клиентларымны бу турыда еш кисәтәм. Кайсы әйткәнеңә колак сала, кайберләре ишетми дә, – ди ул.
Ел башында кешеләр яңа йортлардан фатир караса, инде хәзер кайсын алырга да риза икән.
– Башта арзан ипотека бирә торган программалар эшләде. Беренчел кертем 20 проценттан 15кә калды. «Ана капиталы» акчасын кулланырга мөмкинлек бирелде. Банклар кредитны 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр бирә башлады. Әнә шуңа күрә фатир алучылар артты да инде. Хәзер инде кеше акча ягын карый башлады. Фатирның арзанрагын эзлиләр, – ди риэлтор.
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре фикеренчә, торак бәясе ел азагына кадәр артачак. Беренчедән, моңа рубль курсы төшү, икенчедән, 6,5 процентлы ташламалы ипотека сәбәпче, ди алар. Ә менә киләсе елдан торакка бәя күтәрелмәячәк дип фаразлыйлар.
«ВТ» хәбәрчесе фатир алучы туганына ярдәм итәргә теләп, берничә белдерү буенча шалтыратып карады. Башта Казанның Совет районының Минск урамында 47 квадрат метрлы 1 бүлмәле фатир алмакчы булдык. 4 миллион 600 мең сум! Икенче риэлтор Яңа Савин районының Адоратский урамында 40 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирны 4 миллион 500 мең сумга тәкъдим итте. Квадрат метры 110 мең сумга җитә ягъни. Фатир алу теләгеннән җилләр исте. Шуннан соң туганнарым, тулай торактан бүлмә карыйкмы әллә, дигән фикергә килде. Эзли башладык. Совет районының Зур Урам адресы буенча 12 квадрат метрлы бүлмә 790 мең сум тора. Авиатөзелеш районының Дементьев урамында урнашкан 7 квадрат метрлы бүлмә өчен 800 мең сум сорыйлар. Тик андагы шартлар… Бик озак эзләгәннән соң, туганнарым районга кайтып, социаль ипотекага чиратка басарга булдылар. Бар өметебез шунда, ди алар.
Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлзада Кычакова республикада социаль ипотека программасы тулы көченә эшли ди.
– Торак алучылар арасында социаль өлкәдә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, грант откан табиблар, ятим балалар бар. Фатирларның бәясе төрле җирдә төрлечә. Район җирләрендә бәяләр түбәнрәк. Шәһәрләрдә башкачарак. Казан эчендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардагы фатирларның квадрат метры бәясе 42 мең 460 сумны тәшкил итә, – диде ул.
Чаллыда гомер итүче Хисмәтуллиннар гаиләсе 12 елдан артык кеше фатирын яллап торалар. Фатир алырга җыенмыйлар да.
– Картайганчы кредит түләп утырыйкмы? Ул акчаны без кирәк-яракка, күңел ачарга тотабыз. Концертларга йөрибез. Бәйрәмнәр уздырабыз. Яшәгән фатирыбыз үз хуҗасына кирәк түгел. Шуңа акчаны күп сорамый. Башта монда торачакбыз. Балалар үзләре ничек тели – шулай хәл итәр. Олыгайгач, авылда әти-әнидән калган буш йортка кайтырга җыенабыз, – ди гаилә башлыгы Илнур.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллов хәбәр иткәнчә, республикада ел башыннан 2 млн 250 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Татарстанда еллык план 75 процентка үтәлгән. Биектау, Тукай, Питрәч һәм Апас районнарында бу эш 100 процентка үтәлгән инде.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү