Коронавирусның гаҗәп үзенчәлеге ачыкланган

Коронавирусның иң зур гайре табигый үзенчәлеге шунда: ул моңа кадәр очраган кайбер вирусларның үзенчәлекләрен үзендә берләштергән. Вирусолог, Новосибирск дәүләт университеты профессоры Сергей Нетесов Lenta.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, коронавируска хас булган “цитокин штормы” (иммун системасының “җүләрләнүе” аркасында үпкәләрдә бик күп тромблар хасил булып, шартлый) Эбола вирусын йоктыручыларда да күзәтелә. Шулай ук денге бизгәге, Конго-Кырым геморрагик бизгәге, геморрагик бизгәк йоктыручыларда да очрый бу, дигән ул.
Сергей Нетесов әйтүенчә, ис тоюны югалтуга китерү дә коронавирус инфекциясенә генә хас үзенчәлек түгел. Аның әйтүенчә, кимендә 20 вирус шушындый ук үзенчәлеккә ия.
Моңа кадәр башка вирусолог, Россия медицина фәннәре докторы Анатолий Альштейн температура күтәрелү, ютәл, тамак авырту, ис һәм тәм сизүнең юкка чыгуы коронавирус инфекциясен йоктыруның төп билгеләре булып торуы турында сөйләп үткән. Шул ук вакытта ул CОVID-19ның башка симптомнар китереп чыгару ихтималын да искәрткән, әмма шушы төп 5 билгесе булмаганда, калганнарына игътибар итмәскә мөмкин булуын әйткән.


Коронавирусның гаҗәп үзенчәлеге ачыкланган” язмасына фикерләр

  1. Чир-хасталар да «коллегаларының казанышлары»н файдаланырга өйрәнәләрдер.

Җавап Отменить ответ