Татарстан кызы «Җир шары гүзәле» дип табылган

Казан кызы Миләүшә Галимова Албаниядә узган «Җир шары гүзәле 2020» («Missis Globe 2020») Халыкара матурлык бәйгесе финалында катнашып, иң яхшы милли костюм өчен призга лаек булган.

— Һәр көнебез төрле вакыйгаларга бай булды, барлык көннәр дә сәгатьләп язылган иде. Килгәч тә, без конкурсантлар белән үзара таныштык. Бәйге алдыннан, Албания буенча экскурсия уздырдылар, без бик күп җирле истәлекле урыннарда — Охрид күлендә, иң тирән һәм борынгы Балкан ярымутравында булдык, — дип сөйләде безгә Миләүшә.

Төгәл фәннәр яратучы Миләүшәнең «Татарстанның беренче вице-гүзәле-2019» һәм «Miss Aura International» титуллары да бар.

— Әлеге бәйгедә республикабыз данын яклауыма бик шатмын. Изольда Сахаровага һәм Владимир Ильинга бәйгедә катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәтлемен.

Матурлык конкурсында Россияне өч кыз тәкъдим иткән. Миләүшә Галимовадан тыш, финалга Саратовтан Ангелина Горбунова һәм Чуашстаннан Евгения Матвеева да чыккан. Ангелина Горбунова — «Мисс Талант», соңгысы «Җир шарының беренче вице-миссы 2020» титулына лаек булган.


Фикер өстәү