Сәламәт йокының йөрәк авыруларыннан саклавы билгеле булган

АКШ галимнәре тыныч, әйбәт йоклаучы кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авыруларының сирәк очравын билгеләгән.

Статистика мәгълүматларына караганда, йөрәк авыртулы кешеләр елдан-ел күбәя. Америка галимнәре китергән мәгълүматлар исә чир килеп чыгуда йокының төп роль уйнавы турында сөйли. Аларның гадәти булмаган экспериментында 37-73 яшьтәге кешеләрнең (барлыгы 408 802 кеше) ничек йоклаулары турында мәгълүматлары өйрәнелгән.

Тикшеренүчеләр төгәл мәгълүматларга ирешү өчен йокы вакытын һәм сыйфатын исәпләп чыгарган. Моннан тыш алар ялның, йоклый алмыйча яту һәм гырлауның күпме вакыт дәвам итүен исәпкә алган. Озак йокларга яратучы һәм әз йоклаучы кешеләрнең үзенчәлекләре дә игътибардан читтә калмаган.

 


Фикер өстәү