Татарстанда ковид-19 инфекциясен йоктырган 18 мең кешегә барлыгы 132 миллион сумлык дару биреләчәк.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан өйдә дәваланучыларны бушлай дарулар белән тәэмин итүне күздә тоткан дәүләт программасын тормышка ашыра башлаган. Мондый сырхауларның социаль статусы, матди хәле, яше, инвалид булу-булмавы – берсе дә исәпкә алынмый. Коронавирус диагнозы куелса, шул җитә.
Дарулар сырхау нинди поликлиникага беркетелгән булса, шуның аша бирелә: поликлиникадан инфекция йоктыручының яшәү урыны буенча аптекага мәгълүматлар җибәрелә. Препаратларны өйгә волонтерлар китереп бирә. Дәүләт программасында 12 дару күздә тотылган, бүгенгә шуның 10сы буенча контракт төзелгән. Бу максаттан барлыгы 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу 18 мең сырхауны дәвалауга җитәчәк. Бер атнадан аз гына кимрәк вакыт эчендә коронавируслы 200 кешегә ярдәм күрсәтелгән инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat