Марат Әхмәтов: «Тәнкыйтьләүчеләрнең генә түгел, эшләүчеләрнең дә алгы сафында булу кирәк»

Татарстан Язучылар берлеге өчен Мөштәри урамындагы бинаны рәис чагында Туфан ага Миңнуллин  алуга ирешә. Аны юнәтү мәшәкатьләре белән йөргәндә күп кенә кабинетлар ишеген шакырга, төрле дәрәҗәдәге  җитәкчеләрне күндерергә туры килә. Язучыларга бинаны күпсенгән обком җитәкчеләрнең берсенә Туфан ага күрше республикада телдән телгә күчеп йөргән кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлне сөйли. Совет елларында танылган башкорт язучысын партия җитәкчесе: «Нәрсә гайрәт чәчкән буласыз? Сез, язучылар, җәмгыятьтә погода ясый алмыйсыз!» – дип сүгә икән. «Әйе, дөрес, – ди язучы, – без һава торышын ясамыйбыз, әмма аны боза алабыз!»

Күптән түгел Язучылар берлеге бинасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов,  Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов язучылар белән ике утырыш уздырды. Әлеге очрашуларның максаты – татар телендә иҗат итүче каләм әһелләренең фикер-тәкъдимнәрен барлау, ана телебезне саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшләр буенча киңәшләшү, язучыларны  милли тормышыбыздагы «һава торышын ясау»га ныграк җәлеп итү.    

– Сезнең белән килограмм, тонна йә булмаса гектарларда үлчәнми торган рухи кыйммәтләр турында сөйләшәбез. Язган әсәрләрегезне киләчәктә укучы булырмы? Сез татар телендә иҗат итәсез икән, димәк, татар телендә укучылар да кирәк. Аларны ничек тәрбияләргә? Язучылар берлегенә кергән 337 кешелек зур армияне татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсенә ничек җәлеп итеп була? – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов утырышта катнашучыларга.

Беренче очрашуда Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, күренекле язучылар Факил Сафин, Шәмсия Җиһангирова, Марат Әмирханов, Рәфкать Кәрами, Рифат Җамал һәм тарихчы Булат Хәмидуллин  үз уйланулары белән уртаклашты.

Аерым алганда, Хатыйп Миңнегулов милли мәгариф системасы мәсьәләсен күтәрде, татар теле һәм әдәбияты, предметларны татар телендә укытучыларны әзерләү проблемасына тукталды. Аның сүзләрен дәвам иттереп, Разил Вәлиев бу мәсьәләне хәл итү өчен махсус югары уку йорты булырга тиешлеген дә әйтте:

– Президентыбыз да моннан ике ел элек Татарстан Дәүләт Советына Юлламасында мондый уку йорты оештырырга күрсәтмә биргән иде, шул күрсәтмәне тиз арада үтәргә кирәк, югыйсә берничә елдан соң  булырга мөмкин, – диде халык шагыйре. Аннары ул паспорттагы татарча кушымтаны кире кайтару турында сүз кузгатты:

– Соңгы вакытта мондый паспортларны алу бик тә кыенлашты, күпчелек урыннарда бөтенләй юкка чыкты. Сәбәбе: андый паспорт бланклары бетте, яңалары эшләнми, диләр. Ә мондый кушымта үзеңнең исем-фамилияңне татарча яза торган, татарлыгыңны раслый торган бердәнбер рәсми документ һәм суверенлыгыбызның сакланып калган кечкенә бер өлеше иде… 

Равил Фәйзуллин милли матбугатны саклау һәм үстерү юнәлешендәге фикерләрен белдерде. Булат Хәмидуллин татар тарихына кагылышлы китапларның киң җәмәгатьчелеккә барып җитмәвен әйтте. Зиннур Мансуров «Туган тел»гә үзенчәлекле һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты:

– Әлеге һәйкәл башкалабыз үзәгендә, Габдулла Тукай мәйданы тирәсендә урнаштырылырга тиеш.

Икенче утырышта исә яшьрәк буын язучылар катнашты. Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург, режиссер  Илгиз Зәйниев дәреслекләрне бастырганчы ук әти-әниләр арасында сынап карау, интернет челтәрендә татар телендә күләмле проект башлау, режиссерлар әзерләү мәсьәләсен күтәрде:

– Талантлы яшьләрне туплап, Казан мәдәният институтында төркем ачу яисә Мәскәүгә җибәрү мөмкинлеген карасак иде, – диде ул. – Югыйсә, яхшы режиссерларга бездә болай да кытлык бар, аларны әзерләмәсәк, якын киләчәктә ярык тагарак янында калачакбыз.

Шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех балалар өчен татар телендә язылган китаплар хакында уй-фикерләрен әйткәннән соң:

– Балалар бакчалары, мәктәпләрнең дәвамчанлыгы татар филологиясе факультетына барып тоташа торган система булдырсак иде, – дигән теләген җиткерде.  

Шагыйрә, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Луиза Янсуар, әдәби мирасны гомуми кулланышка кертү, төрки-татар диаспорасын татар әдәбиятына җәлеп итү өчен,шәхесләрнең биографияләрен, әсәрләрен, аларга кагылышлы истәлекләрне бер урынга туплый торган әдәбият порталы булдыру буенча тәкъдимнәрен әйтте һәм:

– Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Салих Сәйдәш музейлары базасында интерактив музей дәресләре төзергә иде! Шул рәвешле музейларга Казан мәктәпләрендә укучыларны гына түгел, республика районнары балаларын да тартып булыр иде, – дип, әлеге проектны гамәлгә ашыручылар арасында үзе дә катнашырга әзерлеген белдерде.

Шагыйрә, тәрҗемәче Йолдыз Миңнуллина социаль челтәрләрдә урнаштырыла торган татарча постларны рус, инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә итү мөмкинлекләрен өйрәнүне, ютуб өчен кечкенә балаларга  «йогышлы» милли проект кирәклеген, фәннәрне берничә телдә укыта торган, Казанның 2 нче гимназиясе мисалында эшли торган Татар онлайн-мәктәбе булдыру фикерен җиткерде.

Шагыйрь, Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин әзерләнә торган дәреслекләрне бер яки берничә мәктәп базасында сынап карауны, иҗат лабораторияләре оештыру, әдәби әсәрләр буенча программа төзү, әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү, тәрҗемә ителгән әсәрләрне яңадан бастырып чыгару мәсьәләләрен күтәрде.

Прозаик, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова язучылар белән әдәбият дәресләре оештыруны тәкъдим итте:

Балаларның байтак өлеше  татарча сөйләшмәү генә түгел, татарча китап та укымый, фикер йөртә алмый. Шуңа күрә теге яки бу әсәрне язучы белән бергә өйрәнү мөһим. Мондый тәҗрибә Арча педагогия көллиятендә үткәрелгән иде. Шундый эшне республика күләмендә, бәлки онлайн рәвештә, оештырып карарга булыр. Аны очрашуларга гына кайтарып калмыйча, бәлки программа белән, спикерлар җәлеп итеп, факультативларны исәпкә алып, укыту курсы итеп эшләргә иде. Язучы үзе килеп, сторителлинглар оештырса, авторлык курслары (актерлар, музыкантлар җәлеп итеп тә эшләргә була) дәрәҗәсендә эшләнсә, бу проектны Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештереп башкару зарур дип уйлыйм, – диде ул.

Шагыйрә, «Мәйдан» журналының һәм «Көмеш кыңгырау» газетасының мөхәррире Лилия Гыйбадуллина балалар өчен татар телендә мобиль кушымта булдыру кирәклеген әйтте:

–Тапкырлау таблицасын, әйләнә-тирә дөнья предметын, татар тарихын өйрәтә торган кушымталар булсамы! Уен рәвешендә, биремнәр, этаплар белән күз алдыма килә. Тарихи милли геройлар – төп персонажлар. Әлбәттә, күп этаплы эш. Әмма булмастай түгел бит?!

Шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры хезмәткәре Гөлүсә Батталова фәнни-популяр әдәбиятны татарча чыгару һәм тәрҗемә итүгә тукталды.  

– Бүген балалар өчен фәнни-популяр әдәбият, аудио һәм видео мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Мәгариф өлкәсендә дә, БДИларга бәйле рәвештә, фәннәр башлыча рус телендә укытыла. Әгәр татар телендә фәнни-популяр әдәбият, медиа ресурслар заманча, кызыклы, мавыктыргыч итеп эшләнсә, балаларда кызыксыну барлыкка килер иде.
Үземнең 6 яшьлек улым балалар өчен чыгарылган фәнни китаплар, энциклопедияләр ярата. Әмма әлеге төр әдәбиятны, мультфильм, фильмнарны татар телендә табу мөмкин түгел, – диде ул.

Ике утырышта да Марат Әхмәтов һәр чыгышка үз фикерен җиткереп барды һәм шунда ук, Айрат Зарипов белән берлектә, лаеклы тәкъдимнәрне тормышка ашыру юлларын билгеләделәр.

– Сез – иҗат кешеләре, димәк, тел сакчылары. Халык, әти-әниләр белән эшләүдә активлык күрсәтсәгез иде. Битараф булмыйча, үз фикерләрегез белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт, – диде Марат Әхмәтов. – Элегрәк өлкәннәр безнең яклардагы авылларның берсендә яшәгән Әминә исемле хатын турында мәзәк хәлне гыйбрәт итеп сөйли иде. Ул елларда ургыч керер алдыннан, хатын-кызлар басу кырыйларын  урак белән уралар. Әминә – активистка, бөтен авылны кузгата: өйдән-өйгә кереп, һәммәсен әйдәкли, үз артыннан ияртеп, халыкны басуга алып чыга. Менә йөзгә якын хатын-кыз ныклап эшкә тотына, тик Әминә генә читтә басып тора, бары аның гына кулында урагы юк… Бу очрашуларыбыздан соң шундый «Әминә»ләр булмасын, мин  әйттем – сез эшләгез дип, ялгыш фикердә кала күрмәгез.  Фикер-тәкъдимнәрне кабул иттек – аларны уртак көч белән белән гамәлгә ашырачакбыз, телне саклау һәм үстерү юнәлешендә язучыларыбыз тәнкыйть белдерүчеләрнең генә түгел, эшләүчеләрнең дә иң алгы сафында булырга тиеш!

Рөстәм Галиуллин


Фикер өстәү