«Бәллүр» Резеда: «Шуышып булса да, «йөреп» киткәнмен»

Юкны уйлап көенгәнче, барны уйлап сөен дигән гыйбарә бар. Ни кызганыч, зарланудан баш чыкмаган көннәр була. Шул чакта бу сүзләрнең асыл мәгънәсе дә онытыла. Монысы җитми, тегесе анда бар, миндә юк, тормыш – миһербансыз… Актаныш районының Теләкәй авылыннан Резеда Вәгыйзовага карагач, шул зарлануларың өчен үкенеп куясың. Авырлыкны да елап, уфтанып түгел, ә ихлас елмаю белән каршы алучы көчле ихтыярлы зат ул.

Резеда – гаиләдә икенче бала, Гөлзәйнә апа белән Васыйл абыйның үзенчәлекле кызчыклары. Хәзер аңа – 42 яшь. Ул инвалидлар арбасында хәрәкәтләнә. Резеда – «бәллүр кеше». Медицина теле белән әйткәндә, андыйларга тумыштан ук «камилләшмәгән остеогенез» дигнозы куела. «Бәллүр кешеләр»нең сөякләре, кальций җитмәгәнгә күрә, тиз сынучан була. Сынып, дөрес ялганмагач, сөякләр үз формасын югалта һәм гәүдә дә үсми кала.

Дүрт дистә ел элек исә, табиблар яңа туган сабыйны хастаханәдә калдырырга да тәкъдим итеп карый. Янәсе, кул-аяклары дөрес үсмәгән, гомерлек гарип булып калачак кыз. Әти-әни мондый коточкыч адымга бара аламы соң инде?!

– Үз вакытында утыра да башлаганмын, телем дә ачылган, шуышып булса да, «йөреп» киткәнмен. Әти белән әни мәктәпкә күтәреп йөртте, күтәреп алып кайтты. Укырга да, язарга да өйрәндем. 9 сыйныф тәмамладым. Кечкенәдән үк тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылганмын, – дип үзе белән таныштырды Резеда. – Берничә ел элек Актаныштагы техникумда тегүчелеккә укып чыктым. Кул эшләнмәләре ясыйм.

Бу мавыгуы кечкенәдән, 7 яшьлек чагыннан килә аның. Бәйләргә әбисе өйрәткән. Уенчыклар, сувенирлар, кием-салымның да әллә ниндиләрен бәйли. «Мөмкинлегем чикле» дигән сүзләрне белми дә ул. Актив Резеда бакчада да кайнаша, җәен бәрәңгесен дә чүпләгән, җиләген дә җыйган, эстрада концертларына да йөри, әледән-әле төрле конкурсларда катнашып, урыннар да яулап тора. «28 октябрьдә Чаллыга бер конкурска барам, сәйләннәр белән кул эшләнмәләре ясаячакмын. 12 ноябрьдә Арчада булдым», – ди тиктормас әңгәмәдәшебез. Социаль челтәрдәге сәхифәсен дә «бәхетле» дип юкка гына язмаган бит Резеда! Бәхетле ул! Ихлас булуы, тормышны ничек бар, шулай яратуы, эчкерсез булуы белән бәхетле. Шуны дәлилләп үзе дә:

– Тормышны яратам. Мин гел елмаеп торам. Елмайган кеше – матур кеше ул. Андыйга уңыш үзе үк тартыла. Тормышка елмаеп карасаң, ул да сиңа елмаячак, – ди бит.

Иң кадерле кешеләре – әти-әнисенә нык рәхмәтле Резеда. Алар булганда бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермим, ди. Туганнары, дуслары бар. Менә хәзер интернетта активлашып китте, анда аны меңләп кеше күзәтә, хәл-әхвәл сораша. Аралашканда да «матурым», «алтыным» дип татлы телен кызганмый сөйләшә. Резеда башкаларга елмаю бүләк итеп яши, шуннан үзенә дә рәхәтлек таба. Бәхет өчен күп тә кирәкми икән ләбаса!

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү