Анда рәхәттән йөрүчене таба алмассың: «ВТ» хәбәрчесе хәерче базарында булып кайтты

Сыңар итек, ертыла башлаган куртка, таушалып беткән дисклар, совет заманыннан калган медальләр… Берәүләр өчен болар чүп булса, икенчеләргә, без санаганнарны һәм тагын әллә ниләр сатып, көн күрергә туры килә…

Алар якшәмбе иртәсен көтеп ала. Аннан, өйдәге кирәк һәм кирәкмәс әйберләрен җыеп, монда, Тинчурин бакчасына киләләр. Сервант киштәләренә менеп утырган антиквариат та җиргә төшә, иске, таушалган китаплар, борынгы акчалар, чыбыксыз үтүкләр – барысы да керем чыганагына әверелә. Сүзебез Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан хәерче базары турында.

Таш яуса да…

Без бу урынга көннәр суыткач килдек. Ничек киенсәң дә, җил үзәккә үтә торган көн иде ул. Җитмәсә, көне буе яңгыр кебек бер нәрсә явыпторды. Ни дә булса сату максаты белән килүчеләрнең кышкы салкыннарда да басып торуларын белә идем инде, баксаң, алучылары да шундый икән: Тинчурин бакчасында алма төшәрлек кенә урын калган иде.

– Татарстан урамыннан җәяү киләм. Зарланмыйм: яшь чакта, авылда көн күргәндә, җилкәгә әллә нинди авырлыклар төште. Алар янында бу… Элек тә башка чара юк иде, һаман шул хәлдә, кызым, – дип сөйләде мамык шәл япкан, кечкенә генә битле бер әби (нигә сөйләштереп торуымны аңлагач, исемен язмауны үтенде).

Җәй айларында базар иртәнге алтылардан көндезгеике-өчкә кадәр эшли икән. Суыткач, алай озак басып торып булмый, ди сәүдә итүчеләр.

– Картайдык шул инде: эчкә суык тиз үтә, аяклар сызлый. Яшьрәкләр тора әле, без тиз бирешәбез шул, – дип сүзен дәвам итте шул ук әбекәй.

«Акча сатам. 20 меңгә»

Полиэтилен яки җәймәләргә тезеп куйган әйберләр арасында  күгәреп беткән ачкычлар, кашыклар, бала уенчыклары, кассеталар белән беррәттән «эксклюзив» тәкъдимнәр: хан заманыннан калган тимер акчалар, күннән  эшләнгән букча, итекләр, башка берәүдә дә булмаган спорт костюмнары, граммофон өчен пластинкалар… Кыскасы, хәзерге заман Плюшкиннары сусауларын монда килеп баса ала.

Алалар бит! Ике йөз сум торса да, ике мең дисәләр дә, алалар әйберне. Талаша-талаша «эксклюзив»җыя халык. Кая куеп бетерә торгандыр… Хәер, сатып алучыларның төрлесе бар. Берәүләр искелекколы булса, икенчеләр ун киелгән күлмәккә дә риза.

Хәерче базарын бер килүдә генә күреп, белеп бетереп булмый. Монда сату-алуның үз нечкәлекләре бар, – китап сатучы бер абзый базарның эчке тәртипләре белән таныштыруны әнә шул сүзләрдән башлады. – «Сәүдәгәр»ләргә сата, сатып алучыларга ала белергә кирәк. Иске әйбер сатучылар товарның тарихын шулкадәр кызыклы итеп сөйли, алмаган җиреңнән алырлык! Ә алучыларның иң осталары сатулаша. Бер яктан, бахыр сатучыларны кызганасың, икенче яктан, ул иске-москыны алып торучы булганга рәхмәт.

«Пушкин – 200, Такташ – 20 сум…»

Бу абзый үзе китапларны күпләп җыя, аннан шушында алып чыгып сата икән.

– Кеше китә – китаплар кала. Соңгыларын булса да яшәтәсе иде. Укылмаса, аларын да югалтачакбыз. Миңа китапларны китапханәсе белән китереп бирәләр – куярга урыннары юк, ул кадәр байлыкны ташларга кызганалар. Ә монда иясе табыла аның. 100200, хәтта 2030 сумга да биреп җибәрәм,эчтәлеге, таушалганлык дәрәҗәсенә карап инде, – дип сөйләде ул.

«Шушы китапларның күпмесен укып чыктыгыз соң?» дим мин аңа, унлап тартмага тутырылган китапларга төртеп.

Яртысын гына. Мин башка төрле әдәбият белән кызыксынам, үземнең китапханәм бар, – дип җавап бирде ул.

Тартмаларында нинди генә китап юк! Серияләпҗыйганнар. Аларга карагач, хуҗасының нинди булганлыгын да чамалый башлыйсың. Берсе Пушкинны, Толстойны җыйган, икенче берәүнең уйдырмалар яратканлыгы күренеп тора. Татар әдәбиятын да табарга була монда: Ибраһим Газиның ике туганыннан аерылып калган «Онытылмас еллар»ы, Такташның тулы җыелмасы да монда. Роберт Миңнуллинның өр-яңа җыентыклары да күренә. Татар китапларын 20 сумнан саталар. Башка алучыларга шәптер дә бит, тик миңа кызганыч булып китте. Имеш, рус классикларын 200, татарларны 20 сумга бәяләгәннәр.

«Ипи-сөтлек кенә җыела инде шунда…»

Күпчелек сатучылар – өлкән яшьтәге апалар һәм йөзләрен җыерчык каплаган әбиләр. «Сорап торма, үзем әйтәм: рәхәттән йөрүче юк монда», – ди берсе. Шулай да, байтак кына сораштырганнан соң, үзем өчен сатучыларны ике төркемгә бүлдем: берәүләр бер көнлек булса да ипи хакы өчен йөрсә, икенчеләре – ялгызлар

– Җиткереп булса, чыгар идемме, шушы хәлгә калыр идемме соң? Балалар кайсы кайда. Фатирына, утына, газына түли башласам… ашарыма акча калмый, балам. Безгә, картаепбеткәч, артыгы кирәк түгел, ипие булса шунда, дип, үзе сөйли, үзе яшьле күзләрен яшерә әбекәй.

Күбесе исемнәрен язмаска куша: йә кеше алдында оялалар, йә балалары сүгәр дип куркып әйтмиләр. Үзе бәйләгән башлык-бияләйләр сатучы Валя апа гына курыкмады.

– Гомер буе заводта эшләдем. Пенсиясе дә җитәр иде инде, иптәшем юк шул, көнем һич үтми. Аптырагач, бәйли башладым. Атна буе бәйлим дә якшәмбе шушында киләм. Автобусы йөреп тора, Казанның икенче башыннан ук киләм. Зарланмыйм, кызым. Монда һич югы сөйләшеп торырга иптәшләрем табылды. Менә хәзер суыклары гына комачаулый, – дип сөйләде ул. – Оныгымның өр-яңа киемнәрен дә алып килдем әле. Бер кия дә ташлый бит алар. Ә монда шул киемгә мохтаҗлар җитәрлек.

Язмышлары төрле аларның. «Тормышның төбенә төшеп җитмәсәк тә, күптән өстә түгел инде без», – ди алар. Шулай да, тормыш белән тартышырга көч табып, хәерчелектән, ялгызлыктан качып, шушында киләләр…

Тинчурин паркыннан тыш, Казанда хәерче базары Авиатөзелеш районында, Жилплощадка бистәсендә (Беломорская белән Гудованцев урамы чатында башлана) да бар. Ахыргысын 1960 нчы елларда компрессор заводы янында оешкан хәерчебазарының дәвамчысы, дип сөйли сатучылар.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү