Кадрия Сираҗева: «Дөнья хәлен белеп булмый бит, ләкин һәркемне алда картлык көтә»

«Бер кешенең дә тормыш касәсе буш түгел» дигән гыйбарә бар. Хезмәтем буенча төрле язмышлы кешеләр белән очрашырга, аралашырга туры килде. Ә менә Кадрия белән язмыш безне мин эшли торган редакциянең эш кабинетында очраштырды һәм дуслык җепләре белән бәйләп куйды.
Газетага тагын бер хәбәрче алырга рөхсәт биргәч, белдерү бастырган идек. Шуның буенча килде ул. Ләкин редакторыбызга тәҗрибәле журналист кирәк иде. Завод газетасында эшләргә теләгән андый белгеч табылмады, өстәге җитәкчелек рөхсәтен ничек бирсә, шулай ук кире алды да. Ә Кадрия белән юк-юкта очраштыргалап, аралашып яшәдек. Аның тән җәрәхәте алып, инвалидлыкта утырырга мәҗбүр булуын, иренең икенче хатынга китүен, улын ялгызы тәрбияләвен белдем. Бер очрашканда ире белән фатир өчен судлашып йөрүен сөйләде. Ләкин бәхет шунда гына булса икән. Ир баланы ялгыз, өстәвенә кечкенә генә пенсиягә тәрбияләү җиңел булмый. Сәламәтлегенә зыян китереп булса да, ул тегүен дәвам итә, анда-монда вак-төяк эшләргә чыккалый. Ә иң мөһиме – улын итагатьле, миһербанлы, картлыгында үзенә терәк булырдай ир итеп тәрбияләргә тырыша.
– Мин бервакытта да әтисе, безнең тормышка һәрвакыт кысылып, минем адреска яман сүзләр җиткереп торган туганнары турында начар сүз әйтмәдем. Улым алар белән аралашып үсте. Шук иде, әмма беркайчан да кул күтәрмәдем, ипләп кенә аңлаттым. Аллаһы Тәгалә миңа сынавын да ярдәмен дә күп бирде. Улым кечкенәдән эшкә батыр булып, читтән торып булса да югары белем алды. Өйләнде, өч баласы бар. Сөенеп туя алмыйм, – ди дустым.
Ләкин туена алмаган тагын бер нәрсәсе бар Кадриянең – сәламәтлек. Еллар аның матурлыгын түгел, тәненнән сихәтлеген суырып ала. Ул инде шәһәр хастаханәсендә эшләүче табиб-шәфкать туташларын үз туганыдай күрә кебек. Казан хастаханәләрендә дә күп тапкырлар дәваланды. Ләкин чир дигәнең дә үзсүзле – бирешми, торган саен эчкәрәк үрмәли. Операцияне күтәрә алмыйсың, дигәннәр аңа. Табиблар беләдер, димәк, тәкъдирем шулдыр, дип уфтану аша кабул итте Кадрия бу хәбәрне.
Үч иткәндәй, тиешле урында юл аша чыкканда, машина бәрдереп киткән. Әллә ни ни зыян килмәгән дә кебек, тик күпмедер вакыттан соң шул бәхетсезлек дустым сәламәтлегендә кайтаваз булып яңгырый. Матди яктан ярдәм итәрмен, дип антлар эчкән гаепле шоферның сүзенә ышанып, гаризасын кире алган авыру хатын ярык тагарак янында утырып калуын аңлый аңлавын, әмма инде соң була. Өстәвенә, кәттә машинаның хуҗасы бер предприятиенең җитәкчесе дә булып чыга. Шуның белән мәсьәләгә нокта куела.
Болары инде үткәндә, алар турында авыз чайкаудан файда юк, дип, Кадрия бүгенге тормышын барлап, булган сәламәтлеген, оныкларын яраткандай, кадерләп саклап, үз җаена яши. Юк, өйдә утырмый ул, киресенчә, башкаларга файда китерим дип тырыша. Кайчандыр үзе эшләгән предприятиенең ветераннар советында бушка диярлек эшләп йөри. Ә хезмәте, ышаныгыз, бер дә җиңел түгел. Бер сүз генә әйткәндә, советка исәпкә басканнан соң бер тапкыр да үзе турында хәбәр бирмәүче кешеләрнең фатир ишеген кага Кадрия. «Дөнья хәлен белеп булмый бит, бәлки, авырып киткәндер, яки ялгызы гына көн күрүедер. Бер яктан караганда, бу безнең вазыйфага керми, ләкин һәркемне алда картлык көтә», – ди ул.
Кайбер көнне ун адреска барырга өлгерсә, кайчакта берсендә берничә сәгатькә тоткарлана.
– Төрле кеше бар. Берсе, онытмаулары өчен рәхмәт әйтеп, шатлыктан еласа, ырылдап каршы алучылар да юк түгел. Андый чакта үземне кулда тотарга тырышам, ипләп кенә аңлатам, – дип сөйли Кадрия Сираҗева. – Берсендә подъездка керә алмый басып торам, бер хатын-кыз кайтып килә. Рөхсәт сорап, аңа иярдем. Баксаң, мин килгән ветеранның туганы икән. Шаккатты шундый игътибар булуга. Ә әбиебез, чыннан да, инде авыр хәлдә, хәтере дә юк диярлек. Советның эш телефоны номерын биреп калдырдым. Менә тагын бер мисал: ишек төймәсенә бастым, эчтән олы яшьтәге апа: «Кем бар?» – дип сорый. Балалары ачмаска кушып калдырганын чамалыйм. Ишеккә язу кыстырып калдырдым. Шул ук көнне оныгы шалтыратып, әбисен онытмавыбыз өчен рәхмәт әйтте, үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Үзем өчен иң сөенечлесе – ветеранның исән-имин булуы. Ләкин һәрвакытта да алай килеп чыкмый. Берсендә минем телефонга мондый хәбәр килде: «Әни үлде, мин аның кызы».
Кадриянең бу хезмәте батырлыкка тиң. Ә ул аны Аллаһы ризалыгы өчен дип, күңелен биреп башкара.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү